Мәсьәлә судка кадәр тәртиптә хәл ителде

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә сатып алынган Philips маркалы телевизорының сыйфатсыз булып чыкканлыгы турында гр.В. мөрәҗәгать итте.

Ханым кечкенә генә пенсиясенә әйбәт телевизор сатып алырга карар иткәндә хәсрәт техника белән нәрсәләр күрәсен башына да китереп карамагандыр шул...

Баксаң, ул 2012 елда”Эльдорадо” кибетеннән 35861 сумлык телевизор сатып алган икән. Ярты ел узганмы-юкмы, телевизор начар күрсәтә, экранында кара полосалар пәйда була башлаган. Ханым телевизорын сервис үзәгенә гарантияле ремонтка тапшырган. Ремонтның 50 көннән артыграк дәвам итүе –  бер хәл, телевизоры тагын начар күрсәтә башлаган бит! Шулай итеп, гр В. товарны алыштыру үтенече белән  кибеткә язмача мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Тик җавап алуга гына ирешмәгән...

Территориаль орган белгечләре “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законын аңлатып, кибеткә кулланучы гаризасы буенча запрос җибәрде. Шуннан соң гына кибет кулланучының таләпләрен кичекмәстән канәгатьләндерү турында карар кабул итте.

Гр.В. эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә рәхмәт сүзләре ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International