Алексеевск районының Сахаровка авылында урнашкан “Хиэдр” ҖЧҖнең “Сто верст” юл яны кибет-кафесында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече, Алексеевск районы мәҗбүри медицина иминиятләштерүе бүлеге белгече, “Алкоторг” ҖЧҖ вәкиле тарафыннан семинар-уку уздырылды
Семинар-уку барышында “Сто верст” кибет-кафесы хезмәткәрләренә азык-төлек товарларын сату үзенчәлекләре аңлатылды, бу җәһәттән гражданнар мөрәҗәгатьләрендә еш кабатлана торган сорауларга җаваплар бирелде, теге яки бу мәсьәлә буенча гражданнар шикаятьләрен карап тикшерү тәртибе аңлатылды. Сатучы, товарлар һәм товарны җитештерүчеләр турында чынбарлыкка туры килә торган мәгълүматның (товарны дөрес итеп сайлап алуга ярдәм итә), һичшиксез, күрсәтелергә тиешлеге игътибар үзәгенә алынды. Җәмәгать туклануы предприятиеләрендә продукция һәм хезмәтләр күрсәтү турында мәгълүматның кулланучылар игътибарына менюлар, прейскурантлар һәм мондый хезмәтләр күрсәтүдә гадәткә кергән башка ысуллар белән җиткерелүе искәртелде. Шул ук вакытта кулланучының үзенә тәкъдим ителә торган продукциянең төп куллану үзенчәлекләре һәм сыйфаты, шулай ук аш-су әзерләү шартлары (бу мәгълүматлар коммерция сере булып тормаган очракта) турында өстәмә мәгълүмат белән танышырга хокуклы булуы турында да искәртелде.
Кулланучылар белән аралашуда низаглы хәлләрне булдырмый калу максатыннан чыгып, семинар-укуда катнашучыларга хезмәт күрсәтү культурасын, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен һәм Җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү кагыйдәләрен үтәүгә аеруча зур игътибар бирелергә тиешлеге басым ясап әйтелде.