2014 елның 19 февралендә Икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалында эшмәкәрләр белән еллык очрашу уздырылды. Чара берничә темага багышлап үткәрелде. Очрашуда, хуҗалык итүче субъектларның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү, кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ф.Н.Зарипова, “Роспотребнадзор”ның Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча территориаль органы начальнигы Р.М.Изиятуллин, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә һәм кулланучылар хезмәте күрсәтү бүлеге начальнигы А.Н.Родионов чыгыш ясады.
Фәния Нуриәхмәт кызы Закирова ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының эше турындагы чыгышында №88-ФЗ Федераль закон нигезендә расланган Сөткә һәм сөт продукциясенә техник регламент таләпләре, сөт ризыкларын ялганлап җитештерү һәм сатуның төп төрләре белән таныштырды:
1. Ассортимент ялганы – сөтнең бер төре икенчесенә алыштырыла, әйтик, аертылмаган сөт яңартылган (восстановленный) яки өсте алынган сөткә алыштырыла, каймакка кефир кушыла;
2. Сыйфат ялганы – сөткә крахмал, ацетилсалицил кислотасы һ.б кушыла, бу сөтне тиз әчүдән саклый;
3. Мәгълүмати ялган – дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелә: чын ризыкныкына охшаш исем бирелә, штих-кодлар, озату документлары ялганлап эшләнә, җитештерү датасы сөртеп бетерелә;
4. Күләм ялганы – төрелмәдә ризыкның авырлыгы чынбарлыктагыдан күбрәк итеп күрсәтелә;
5. Бәя ялганы – түбән сортлы ризыклар югары сыйфатлы итеп күрсәтелә.
Очрашу ахырында барлык сәүдә оешмалары вәкилләренә кулланучылар өчен бастырып чыгарылган буклетлар һәм белешмәлекләр өләшенде.