Чаллы территориаль органы белгечләре, “2013-2015 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклауны үстерү” озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында, үзләренең ведомствосы карамагындагы кибетләрдә һәм сәүдә челтәрләрендә тәкъдим ителгән сөт ризыкларына мониторинг үткәрде.
Мониторинг нәтиҗәләре буенча майлылыгы 2,5% лы сөтнең ГОСТ Р 52090-2003 таләпләре нигезендә, ә катык, эремчек, каймакның исә ГОСТ таләпләре буенча гына түгел, техник шартлар буенча да җитештерелүе ачыкланды.
Мониторинг үткәрелгәндә, сөт ризыкларын сайлап алганда нәрсәләргә игътибар итүләрен билгеләү өчен, сатып алучылар арасында сорашып белешү дә уздырылды әле. Мониторинг барышында шулар билгеләнде: беренче чиратта товарны җитештерү датасына игътибар ителә (респондентларның 70%ы), чөнки сөт ризыклары тиз бозыла торган ризыклар төркеменә керә, икенчедән, консервантларның бармы-юкмы икәнлеге барлана (респондентларның 62%ы), өченчедән, төрелмә төренә игътибар ителә. Полиэтилен капчыклардагы (респондентларның 68%ы), пластик шешәләрдәге (респондентларның 18%ы) сөт ризыклары барыннан да күбрәк сатып алына.
Респондентлар республикада җитештерелә торган майлылыгы аз дәрәҗәдә булган сөт ассортиментын киңәйтергә, шулай ук сыер гына түгел, кәҗә сөтен дә ассортиментка кертергә тәкъдим итте.