2014 елның 4 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы бәйрәм чаралары үткәрде.
“Дары природы” базары территориясендә “Васильево икмәк заводы” ААҖ, хосусый эшмәкәр Р.Х.Габдрахманов минипекарнясы җитештергән икмәк-күмәч, кондитер әйберләренә дегустация булды, гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды, кулланучылар арасында мобиль элемтә хезмәте күрсәтү буенча анкета үткәрелде.
“Васильево икмәк заводы” ААҖ дегустациягә яңа “Бородинский” икмәген, “Каприз” дигән катламлы печенье, хосусый эшмәкәр Р.Х.Габдрахманов минипекарнясы – составында киндер орлыклары, солы, киптерелгән кишер булып, шикәр комы кушылмаган “Посольский” икмәген тәкъдим итте.
“Васильево икмәк заводы” ААҖнең продукция сату буенча начальнигы Л.И.Озерова, минипекарня технологы Э.Х.Гужникова шәһәр һәм районда яшәүчеләргә үзләре җитештерә торган ризыклар, аларның дәвалау үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде. Дегустациядә катнашучылар теге яки бу мәсьәлә буенча үзләренең фикерен җиткерү мөмкинлеге алдылар, шулай ук әлеге җитештерүчеләрнең нинди ризыкларын сатып алулары турында сөйләделәр, дегустация буенча уй-тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Кабул итү вакытында сыйфатсыз товарлар: кәрәзле телефон, планшет, аяк киеме, куртка һәм балалар уенчыгы сатып алу мәсьәләләре буенча 5 кеше мөрәҗәгать итте.
Кулланучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законы нигезендә консультация ярдәме күрсәтелде, профессиональ тәкъдимнәр җиткерелде.Элемтә хезмәте күрсәтү буенча үткәрелгән анкета нәтиҗәләре кулланучыларның Билайн, МТС, Мегафон операторларына һ.б. өстенлек бирүләрен күрсәтте.
Чаралар барышында барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати материаллар: “Мобиль элемтә хезмәтеннән файдаланучылар хокуклары турында”, “Мебельгә заказ бирү һәм эшләтү” дигән кулланучылар белешмәлекләре, “Килешү шартлары, турист хокуклары һәм бурычлары, эш башкаручының җаваплылыгы” дигән турист белешмәлеге, “Pulse” газетасының чираттагы саны өләшенде.