Чаллыда яшәүчеләр сыйфатсыз суыткыч һәм СВЧ-мичләрдән туйган

2014 елның 11 марты, сишәмбе

Чаллыда яшәүчеләрдән ел дәвамында алынган барлык шикаятьләрнең 87 проценты сәүдә өлкәсенә туры килә. Шәһәр халкы сатып алынган ризык һәм көнкүреш, портатив техника: телевизорлар, телефон, суыткыч, СВЧ-мичләрнең сыйфатсыз булып чыгуына зарлана. Кичәге брифингта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина әнә шундый мәгълүматлар җиткерде.
Чаллылылар соңгы вакытларда автомобиль сатып алу өчен кредит рәсмиләштергәндә үзләренә өстәмә хезмәтләр күрсәтүне тәкъдим итеп йөдәтүләренә дә ризасызлыкларын белдерә башлаган – баксаң, сатып алучы белән килештермичә генә килешүгә кырыкмаса-кырык төрле опция, кешенең гомерен иминиятләштерү кебек әйберләр кертелә икән.
- Шәһәр халкы, без боларның барысы өчен дә түләргә тиешме икән инде, дип аптырый. Без, урыннарга чыгып, сатучының кулланучыларга ниндидер хезмәтләр күрсәтүне мәҗбүриләп тагарга хокуклы булмавын аңлаттык. Кулланучы үз таләпләрен куя, нәрсә кирәк, нәрсә юк – барысын да үзе хәл итә, дип аңлатты Г.Вафина.
Узган елда автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүчеләрдән барлыгы 6 мең 287 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 5105е мөрәҗәгать итүчеләр файдасына карап тикшерелгән. Күп кенә мәсьәләләр (статистика мәгълүматларына караганда, 90 проценты) судка кадәр тәртиптә хәл ителә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International