2014 елның мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Казан шәһәрендә һәм кайбер районнарда яшәүчеләрнең “Кәрәзле элемтә хезмәте күрсәтү”гә ихтыяҗын өйрәнү максатыннан чыгып анкета чарасы уздырды.
Чарада 250 респондент (Казан ш. - 100, Биектау – 45, Лаеш – 40, Питрәч – 35, Балык Бистәсе – 30).
Кәрәзле телефонга ия булган 18 дән 30 яшькә кадәрге кешеләрнең “МТС” (сорашып белешүдә катнашучыларның 40 проценты – 100 респондент), “Мегафон” (26 проценты – 65 респондент), “Билайн” (26 проценты – 65 респондент), “НСС “Ростелеком” (6 проценты – 15 респондент) кебек кәрәзле элемтә операторлары, “Летай” (2 проценты – 5 респондент) элемтә операторы хезмәтләреннән файдаланулары ачыкланды.
30 дан 60 яшькә кадәрге респондентларның “МТС” (сорашып белешүдә катнашучыларның 60 проценты – 150 респондент), “Мегафон” (18 проценты – 45 респондент), “Билайн” (16 проценты – 40 респондент), “НСС “Ростелеком” (4 проценты – 10 респондент) кебек кәрәзле элемтә операторлары, “Летай” (2 проценты – 5 респондент) элемтә операторы хезмәтләреннән файдаланулары билгеләнде.
Сорашып белешүдә катнашучыларның 80 процентының кайчандыр кәрәзле элемтә операторлары белән бәхәсле хәлләргә юлыкканлыгы, 20 процентының мондый хәлләргә юлыкмаганлыгы билгеле булды. Шул ук вакытта бәхәсле хәлләрнең төрле юллар белән хәл ителгәнлеге: респондентларның 20 процентның мөстәкыйль - элемтә операторына дәгъвалар язып, 30 процентының кулланучылар хокукларын яклау хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, 5 процентының – судка мөрәҗәгать итеп, 40 процентының элемтә операторын алыштырып хәл иткәнлеге, 5 процентының мәсьәләне хәл итми калдырганлыгы билгеле булды. Сорашып белешү йомгаклары буенча кулланучыларның мобиль элемтә өчен аена 50 дән 1000 сумга кадәр чыгым тотулары ачыкланды.
Әлеге сорашып белешү шулай ук кулланучыларның куллану өлкәсендә аң-белемнәрен берникадәр дәрәҗәдә чарлауга мохтаҗ булуларын да күрсәтте.