Соңгы вакытларда Чаллыда яшәүчеләрнең зур электроника кибетләрендә өстәмә сервис программасы сертификатларын сатып алу мәсьәләләре буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренә мөрәҗәгать итү очраклары ешайды.
Кагыйдә буларак, менеджерлар, “киңәйтелгән гарантия”дән тыш, сертификатның гамәлдә булу срогы чыккач, хезмәт күрсәтүдән файдаланылмый калган очракта, бәясен дә кире кайтаруны вәгъдә итеп, кулланучыларны сертификат сатып алуга кодалый.
Тик хәйләдән гайре башка берни дә түгел бу. Эш шунда: “киңәйтелгән” гарантия асылда берни киңәйтми, бәлки җитештерүче тарафыннан билгеләнгән гарантияне кабатлый гына. Ул гына да түгел әле: сатучыларның сертификат бәясен кире кайтарырга вәгъдә итүләре – ялган. ГАМӘЛДӘ БУЛУ СРОГЫ ЧЫККАНЧЫ ГЫНА СЕРТИФИКАТНЫҢ бәясен кире кайтарырга була. Гамәлдә булу срогы чыккач, акчаны берничек тә кире кайтарып булмый .
Белмичә яки менеджерның кодалавына түзә алмыйча сатып алынган сертификат өчен түләнгән акчаны ничек кире кайтарырга?
1. Гамәлдә булу срогы чыкмаганлыгына инанырга.
2. Сертификат бәясен кире кайтару турында гариза язып тапшырырга.
3.Акчаны кире кайтарудан баш тарту яки гаризаны инкарь итү очрагында судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итәргә.