Игътибарсызлык яки ашыгу сәбәпле саклау вакыты чыккан товар сатып алдыгызмы. Борчылмагыз. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 статьясы нигезендә, кулланучы товарда җитешсезлекләр ачыклаган очракта товарны алыштыру яки акчасын кире кайтарып бирүне таләп итә ала. Әлбәттә, кибеткә мөрәҗәгать иткәндә, кулыңда чек булу әйбәт. Әмма азык-төлек кибетенә үзегез генә түгел, башкаларны, ягъни “шаһитларны” да ияртеп барган булгансыз икән, чекны югалтсагыз да товарны алыштыру яки акчасын кире алу мөмкинлегеннән файдалана аласыз. Чөнки “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 25 статьясы нигезендә, товар чегы, касса чегына яки товар өчен түләгәнлекне раслый торган башка документка ия булмавы кулланучыны шаһит күрсәтмәләренә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми.
“2014 елда Чаллы территориаль органы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә кибет киштәләрендә саклау вакыты чыккан һәм тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән барлыгы 73353,47 сумлык товар табылды. Узган елның шушы ук чорында мондый товар 3450,64 сумга күбрәк ачыкланган иде. Кулланучылар хокукларын санга сукмау, сәүдә кагыйдәләрен бозу Алабуга районында бигрәк тә күп ачыкланды. Кулланучылар асылда яраклылык вакыты чыккан кондитер әйберләре, колбаса ризыклары, шулай ук сагызларның сатылуына зарлана”, - дип аңлатты бу җәһәттән килеп туган хәлләрне эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Роза Прилукова.
Шуңа күрә без гражданнардан уяу булуларын, кибет киштәсендә саклау вакыты чыккан һәм тиешле мәгълүматлары күрсәтелмәгән теге яки бу товарны күреп алганда, кибеткә яки территориаль органга мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.