Куллану базарында – ягъни товарлар, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү базарында эшчәнлек алып барасызмы яисә мондый эшчәнлекне планлаштырасызмы? Шулай икән, сезгә рәхмәттән башка сүз юк! Бик авыр, әмма бик кирәкле эш бу.
Шулай итеп, сез хезмәтләр күрсәтү дигән бик зур “елга”да “йөзеп китәргә” карар кылдыгыз ди. Бу “елга”ның кушылдыклары бик күп. Болар – Сәүдә, Җәмәгать туклануы, Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, Кунакханә хезмәтләре күрсәтү һ.б. “Елга”да йөзеп барганда “чоңгыл”ларга, “тау-таш”ларга килеп бәрелү ихтималы бар, һәм аны күпләр белеп тә бетермәскә мөмкин.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе бәрелми-сугылмыйча “йөзүегез” өчен сезгә чын күңелдән үзенең “лоцман” хезмәтләрен тәкъдим итә. Ни өчен чын күңелдән дисезме? Чөнки сезнең ярдәм белән ирешергә теләгән максатыбыз бар – ул да булса куллану базарыбызны үстерү. Хәер, сез үзегез дә бизнесыгызга карамаган товарлар,эшләр, хезмәтләр күрсәтү кулланучылары булып торасыз бит.
Ә сез бүгенге кулланучының чын йөзен чамалыйсызмы? Дәүләт тарафыннан якланган хокукларын бик яхшы белү генә түгел, кайвакыт закондагы җитешсезлекләрдән үз ягына файдаланып калырга да тырыша әле ул. Әмма ни генә булмасын, аны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк, чөнки аннан башка безнең эшчәнлегебезнең мәгънәсе юк Аны тыңларга һәм ихтирам итәргә, аның дәгъва тулы хатларына вакытында җавап бирергә, гадел таләпләрен вакытында үтәргә, таләпләрен үтәүдән баш тартуны да бик сак һәм закон нигезендә генә хәл итәргә кирәк. Тик ничек тә үзенә генә файда алып калырга тырышучы экстремист-кулланучының (кызганычка, андыйлар да юк түгел) гына “җырын” җырламаска!
Шул ук вакытта бүгенге сатучы яки башка хезмәт күрсәтүчеләрнең чын йөзе ниндирәк? Бу авыр хезмәттә нинди һөнәри һәм шәхсән сыйфатлар ярдәм итә? “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законын һәм әлеге закон актларын, үз хокукларыгызны, бурычларыгызны һәм закон бозуның аянычлы нәтиҗәләрен тулысынча беләсезме? Мөгаен, юктыр.
Сезнең эшчәнлегегезгә күз-колак булып торучы дәүләт хезмәткәрләре дә бар бит әле. Тик, инспекторларның бөтен уе фәкать теге яки бу закон бозуларны ачыклау гына, дип уйлау дөрес түгел. Хезмәт хакын алар бозуларны ачыклау санына карап алмый. Өстәвенә үзләренең эшчәнлеге дә бик катгый закон кысаларында алып барыла. Бу кысаларны белгән хәлдә, сез законсыз контрольлек чаралары омтылышларына бик җиңел генә киртә куя, шул ук вакытта законлыларына әзер булып тора аласыз.
Югарыда бәян ителгәннәрне тәкъдим итүебезнең сәбәбеме?
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы сезне, хөрмәтле юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр, өйрәтү характерындагы семинарларга чакыра. Бу семинарларда сез кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрегезне чарлый, сораулар бирә, килеп туу ихтималы булган төрле хәлләр буенча фикер алыша, кирәкле методик материаллар белән таныша алачаксыз.
Чаралар төркемнәр (кимендә 10 кешелек) оештырылуга карап уздырыла.
Семинарларда катнашуга заявкалар (элемтәгә керү өчен телефоныгызның номерын һәм эшчәнлегегезнең төрен күрсәтергә кирәк) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й., 2 каб.
Тел.: 570-68-93, 277-94-96. E-mail:omansurova@tatzpp.ru ( семинар по ЗПП, дип язарга).
Очрашуларга кадәр!