Сатып алучылар әле кайчан гына ризык һәм товарларны базарлардан сатып алуны хуп күрә иде. Бүген кулланучылар супермаркет һәм сәүдә үзәкләренә күбрәк өстенлек бирә. Шул ук вакытта базарларга да, аеруча кечкенә шәһәрләрдә, ихтыяҗ бар. Әмма сәүдә кагыйдәләренең, кулланучыларга хезмәт күрсәтү законнарының касса һәм товар чекларын шундук чыгарып бирә торган супермаркетларга гына түгел, базарларга да кагылуын кайберәүләр белеп бетерми. Яз җитүгә, аеруча гүзәл затларыбызда кием-салымнарын яңарту теләге көчәя һәм алар, әлбәттә, шәһәрнең үзәк базарларына да “сәфәр” кыла башлый. Шул сәбәпле, базарда товар сатып алганда үз хокукларыңны ничек якларга, дигәнрәк сораулар белән “кайнар” линия”гә шалтыратулар да ишәя. Белеп торыгыз: базарда да, кибеттәге шикелле үк, сыйфатсыз товарны яки ризыкны башкасына алыштыруларын, хәтта түләнгән акчагызны кире кайтарып бирүләрен һәм чыгымнарыгызны каплауларын таләп итәргә була. Чаллы территориаль органына 2014 елның беренче кварталында гына да гражданнардан сәүдә өлкәсенә кагылышлы 1200дән артыграк мөрәҗәгать керде.
Шулай итеп, базарда сатып алынган әйбер яки ризык сыйфатсыз булып чыкты ди. Нишләргә? Озакка сузмыйча гына сатып алучыга сыйфатсыз товарга түләнгән акчагызны кире кайтару яки сыйфатлысына алыштыру таләбе белән мөрәҗәгать итегез. Товар сатып алуыгызны раслаган чек бирелмәсә дә таләп итегез.
Шулай да сезгә товарны яки ризыкны теге яки бу сатучыдан сатып алуыгызны расларга кирәк. Бу очракта сез шаһитлар күрсәтмәләренә, сатучының билгесе яки мөхере булган төрелмәгә яки язмача гарантия бурычларына һ.б. таянып, үзегезнең сыйфатлы товарга хокукыгызны яклый аласыз.
Ә инде таләпләрегезне канәгатьләндерүдән баш тарту очрагында, товар сатып алуыгызны раслаган барлык документ-мазарның күчермәләре белән, сатучыга язмача дәгъвагызны тапшырыгыз.
Җитешсезлекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында ике арада бәхәс килеп чыккан очракта экспертиза үткәрергә кирәк. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон нигезендә, экспертиза сатучы хисабына хәл ителә. Тик сатучы үткәргән экспертиза нәтиҗәләре төшеп бәрелгәнлектән, дөрес файдаланмаганлыктан, дөрес сакламаганлыктан товарга зыян килгәнлеген күрсәтсә, кулланучы сатучыга экспертиза бәясен капларга тиеш.
Сатучы таләпләрегезне судка кадәр тәртиптә канәгатьләндерергә ризалык бирсә, бу мәсьәләне ул 10 көн эчендә (таләп куелган көнне кертеп) хәл итәргә тиеш. Бу срокны бозган өчен сатучы, таләпне үтәү срогы чыккач, һәр көн саен, товарның гомуми бәясенең 1 проценты күләмендә түләргә тиеш.
Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре гәүдә-сыныгызга килешле, сыйфатлы товарлар, тәмле ризыклар сатып алуыгызны, һәрвакыт заманча, матур киенеп йөрүегезне, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законны истә тотуыгызны, ә инде сатып алынган товарның сыйфаты канәгатьләндермәсә, белгечләребезнең үзегезгә ярдәм кулы сузарга әзер булып торуларын онытмагызны тели.