Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
рус
тат
eng
Сорау бирү
ВЕДОМСТВО ТУРЫНДА
Максатлары һәм бурычлары
Ведомство җитәкчелеге
Территориаль бүлекчәләр
Ведомствога караган оешма
Тарих
Дегустация комиссиясе
Эшчәнлек
Сыраны маркировкалау буенча Эксперимент
Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати система (БДАМС)
Сынап карау лабораториясе
Дәүләт контрольлеге бүлеге
Декларацияләү
Дәүләт хезмәтләре
Бәяләр мониторингы
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Кадрлар сәясәте
Идарә итүгә дәүләт йөкләмәсе
ЦИФРЛЫ ТРАНСФОРМАЦИЯ
Ситуацион үзәк
Мәгълүмати материаллар
ДОКУМЕНТЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Бүлеп бирелгән бюджет чараларын куллану турында мәгълүмат
Монополиягә каршы комплаенс
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Элемтәләр
Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
ММЧ язмалары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең яңалыкларын төрле җирләргә җибәрү
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
Элемтә өчен мәгълүмат
Интернет кабул итү бүлмәсе
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшкә анализ
Норматив хокукый база
Файдалы сылтамалар
Түләүсез күрсәтелә торган юридик ярдәм
КИРЕ ЭЛЕМТӘ
РӘСӘЙКҮЛӘМ ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
Еш бирелә торган сораулар
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе
Җаның теләгәнне сайла
2014 елның 23 мае, җомга
Бүген Дәүләт алкоголь инспекциясендә мерло һәм шардоне шәраблары арасыннан иң яхшыларын сайладылар. Белгечләрне, гади кулланучылардан аермалы буларак, шәрабның тәме генә түгел, төсе дә кызыксындыра. Хәзер инде Алия Сафина, Александр Решеткин кебекләр нәрсәгә өстенлек бирергә кирәклеген бик яхшы белә. Ярым татлы әйбәт шәрабтан җиләк, җиңелчә генә чәчәк, хәтта сөт исе-тәме килеп торырга тиеш. Бүген нәкъ менә шундый шәрабның тәмен татып карау булды да инде. Дегустациядә барлыгы 11 үрнәк тәкъдим ителде. Болар – Болгариядә, Молдавия, Сербия, Россия, Татарстан Республикасы һәм Кырымда җитештерелгән шәраблар. Әйтергә кирәк, татарстанлылар кояшлы Кырым ярымутравыннан китерелә торган шәрабларга торган саен күбрәк өстенлек бирә башлады. Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов: “Кулланучылар иң беренче чиратта продукциянең бәясе һәм сыйфатына игътибар иткәнлектән, бүген без бәясе 300 сумга кадәрге очсызрак шәрабларга тукталырга булдык. Болар барысы да – 3 елга кадәр тотылган яшь шәраблар. Араларыннан иң яхшыларын сайлап алуда төп критерийлар исә – төре, хуш исе һәм дә тәме. Бокал читләрендә майлы тапларның калуы шәрабта виноград сыгынтысының күп булуы, ягъни аның табигыйлыгы турында сөйли. Ак шәрабның төсе хәтта яшькелтрәк тә, кызыл шәрабныкы — чия кызыл төсендә булырга мөмкин. Классик мерло шәрабын берни белән дә бутап булмый. Аннан кызыл җимешләр, кара һәм кызыл карлыган тәмнәре килә” - , диде. Ә менә шардоне тәме – бөтенләй башкача. ГБУ “РЦНЭ и МПР” сынау лабораториясе начальнигы Наилә Сәрвәрова бу җәһәттән: “Виноградның сорты шардоне булганлыктан, ярымтатлы бу шәрабтан кыр чәчәкләре исе, җиңелчә генә бал тәме килә. Ярымтатлы шәрабларда бал тәме тоя башлагансыз икән, димәк, сез бу шәрабны танып белүдә камиллеккә ирешкәнсез дигән сүз”, - дип билгеләп үтте. Тик барыбер шәрабларның баш әйләндергеч хуш исләре экспертларның башын әйләндермәде. Соң, үз эшенең осталары ич... Иң яхшы шәраблар исә асылда бертавыштан билгеләнде. Сербиядә җитештерелгән шардоне һәм Краснодар краеның мерло шәрабы җиңүчеләр итеп билгеләнде. Татарстанда җитештерелә торган эчемлек тә лидерлар сафына чыкты әле
http://trt-tv.ru/
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау
Ютазы районында кулланучылар хокукларын яклау дәрәҗәсен арттыру һәм эчке базарны үстерү буенча комплекслы чаралар узды. Анда Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева һәм эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Венера Шәрәфетдинова катнашты.
Мамадыш районында кулланучылар грамоталылыгы
Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Мамадыш районында күчмә мәгълүмати-агарту чарасы уздырдылар. Очрашу кысаларында эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре җирле халыкка һәм эшмәкәрләргә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирделәр. Визитның төп максаты-халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Белгечләр кибет сатучылары өчен укыту семинары үткәрделәр
Профилактика чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор ҖЧҖ белгечләре Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете хезмәткәрләре өчен семинар үткәрделәр.
10
апрель, 2026 ел
Буа районының Әлшәй мәктәбендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес узды
Яшел Үзән территориаль органы һәм Роспотребнадзор белгечләре мәктәп укучылары өчен кулланучылар хокуклары турында семинар үткәрделәр. Укучылар товарны ничек алыштырырга, сыйфатсыз сатып алуны кире кайтарырга һәм онлайн-заказлар вакытында үз мәнфәгатьләрен якларга белделәр. «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасы аша товарларны тикшерүгә аерым игътибар бирделәр. Соңыннан балалар викторинада катнаштылар һәм тематик буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз