2014 елның 28 маенда Казан территориаль органы “Кулланучылар һәм аяк киеме сатучылар хокукларын яклау” дигән темага “Түгәрәк өстәл” уздырды. Чарага аяк киеме белән сәүдә итүче оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, профильле экспертлар чакырылды. “Түгәрәк өстәл”дә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе ягыннан җитәкче урынбасары Ф.Г.Хамматов, Казан территориаль органының хокук бүлеге хезмәткәре, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Әйтергә кирәк, “Түгәрәк өстәл”нең темасы очраклы гына сайлап алынмады. Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә ясалган анализдан күренгәнчә, мөрәҗәгатьләрнең 10 проценты чамасы аяк киеме сату мәсьәләсенә бәйле. Базарда тәкъдим ителә торган товарлар, эшләр һәм хезмәтләр күләменнән чыгып фикер йөрткәндә, кечкенә сан түгел бу.
Ф.Г.Хамматов “Түгәрәк өстәл”дә ясаган кереш сүзендә, төп мәсьәлә буенча кызып-кызып фикер алышуга керешкәнче, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклаудагы роле, хезмәткәрләрнең бу юнәлештәге һәм республиканың эчке куллану базарын үстерүдәге эшчәнлеге турында сөйләде, “аяк киеме” статистикасын китереп үтте, бу сәүдә өлкәсендә кулланучылар мөрәҗәгатьләре саны кимүгә ышаныч белдерде.
Әйе, бүгенге заман кешесенең тормышын аяк киеменнән башка гына күз алдына да китереп булмый. Аяк киеме кешенең кәефенә, сәламәтлегенә дә турыдан-туры йогынты ясарга мөмкин. Ул җиңеллек, уңайлылык кына түгел, дөрес сайлап алынмаган очракта уңайсызлыклар, күңелсезлекләр дә китереп чыгара. Өйгә алып кайткач, теге яки бу җитешсезлекләре күзгә чалынса, гарьлеге ни тора тагын...
“Түгәрәк өстәл”гә җыелган халык кереш өлешне бик зур кызыксыну белән тыңлады. Аның барышында аяк киеменең килеп чыгышы һәм эволюциясе турында кызыклы мәлъүматлар, мәкальләр, әйтемнәр һәм хәтта аяк киеме турында мәзәкләр җиткерелде.
Чара алдыннан халык арасында үткәрелгән анкета нәтиҗәләре игълан ителде, гражданнарның нинди аяк киемнәренә өстенлек бирүләренә күрсәтмә анализ ясалды, аларның аяк киеме сыйфаты турында фикерләре җиткерелде.
Шуннан соң сатучылар белән кулланучылар арасында низаглы хәлләрнең үзенчәлекләренә һәм аларны кисәтү ысулларына тукталып үтелде. Сатучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законның, исеменнән күренгәнчә, бер яклы гына түгеллегенә тагын бер кат инанды. Аның кулланучыларга нигезсез таләпләр кую мөмкинлеге бирми торган, ә инде сатучыларга, соңыннан сатып алучы яки товар җитештерүче белән күзгә-күз карашып сөйләшү өчен, аяк киемендәге җитешсезлекләрнең чын сәбәпләрен ачыклау мөмкинлеге бирердәй күп кенә нигезләмәләре һәм нечкәлекләре бар.
Юристның судларда аяк киеме белән бәйле мәсьәләләрне карап тикшерү турында чыгышы чарада катнашучыларда зур кызыксыну тудырды. Шул рәвешле законның гомуми таләпләре конкрет товар – аяк киеме аша аңлатылды. “Кулланучылар хокукларын яклау турында “ РФ Законын һәм аның буенча кабул ителгән актларны сатуда да, мәгълүмати системаларда да бик җиңел генә табып, алар белән танышып булуга карамастан, мәгълүм статьялар һәм пунктларны юрист белән, аның аңлатмалары белән карап чыгу “Түгәрәк өстәл” кунакларына кызыклы да, файдалы да булды. Аяк киеме сатучыларга низагларны судка кадәр тәртиптә хәл кылырга киңәш ителде. Әмма моның барлык судларның да кулланучылар файдасына гына карарлар кабул итүен аңлатмавы әйтелде.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә анализ уздырылды. Казан территориаль органында бәхәсләрне чишү тәҗрибәсе - киң кырлы һәм кызыклы. Чарада катнашучылар еш очрый торган җитди, шулай ук елмаерга мәҗбүр итә торган очраклар турында сөйләде, кайвакыт кулланучыларның хаксыз рәвештә теге яки таләпләр куеп, сатучыларның каннарына тоз салулары искәртелде, мондый очраклардан котылу юллары күрсәтелде. Шулай да беренче чиратта низагларны ничек итеп вакытында, профессиональ рәвештә һәм этика кысаларыннан чыкмыйча хәл итү, ә иң яхшысы – аларга юл куймау аңлатылды.
Җитешсезлекләре ачыкланганда, товарларга, бу очракта – аяк киеменә бәйсез экспертиза ясау – кулланучылар өчен дә, сатучылар өчен дә бик файдалы әйбер. Экспертлар күп кенә норматив документлар һәм башка чаралар белән “коралланып”, шулар нигезендә йомгаклар ясый, бәяләмәләр чыгара. Еш кына нәкъ менә экспертиза җитешсезлекнең сәбәбе турында якларның бәхәсенә нокта куя.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучыларның һәммәсе дә күтәрелгән мәсьәләләр буенча фикер алышуда актив катнашты, сораулар бирде, фикерләре белән уртаклашты.
Регламент дигән әйбер булмаса, чара планлаштырылганнан (2 сәгать) күбрәккә дә сузылган булыр иде, мөгаен. “Түгәрәк өстәл”гә җыелган халыкка профильле норматив-хокукый документлар, брошюралар, “Пульс” газетасының чираттагы саны өләшенде, теләсә кайсы вакытта ачыктан-ачык сөйләшү, консультацияләр алу мөмкинлеге турында кат-кат әйтелде.