Исәпләү приборларын тикшерү буенча актуаль сораулар

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Фатирларга кайчандыр куелып, хәзер инде файдалану вакыты чыккан суны исәпләү приборларын тикшерү тәртибе буенча соңгы вакытларда  гражданнарның Казан территориаль органына мөрәҗәгать итү очраклары артты.

“ПФ Гидродинамика” ҖЧҖ кайнар һәм салкын суны исәпләү приборларын тикшерү хезмәте күрсәтүче оешмаларның берсе булып тора. Әлеге оешма хезмәткәрләренең халыкка түләүле хезмәт күрсәтүгә бәйле сораулары килеп чыкканлыктан, Казан территориаль органы белгече оешма җитәкчесе чакыруы буенча семинар үткәрде. Чара барышында куллану базарында эшчәнлекне җайга салучы гамәлдәге законнар, шул исәптән эш башкаручыларның кулланучыга хезмәт күрсәтү турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат тапшыру бурычлары турында аңлатылды. 

Семинарда фикер алышуда исәпләү приборларын тикшерү төп мәсьәләгә әйләнде. Исәпләү приборлары күрсәткечләренең дөреслеген тәэмин итү милекче бурычына керә. Үлчәү чараларын, шул исәптән су исәпләгечләрне тикшерү зарурилыгы “Үлчәүләрнең бертөрлелеген тәэмин итү турында” 26.06.2008 ел, №102-ФЗ Федераль законның 13 статьясында билгеләнгән.

Тикшерүләр арасындагы беренче вакыт аралыгы (исәпләгеч күрсәткечләрен дөрес дип санау мөмкинлеге биргән гарантияле вакыт аралыгы) җитештерүче предприятие тарафыннан билгеләнә һәм исәпләү приборлары паспортында мәҗбүри төстә язып куела. Шушы вакыт чыккач, исәпләү приборы көйләүне таләп итә.

Тикшерелмәгән исәпләгечтән файдалану тыела, һәм бу энергетика ресурсы белән тәэмин итүче өчен, исәпләгеч юк, дигәнне аңлата. Кулланучы өчен исә моның нинди нәтиҗәләргә китерүе аңлашыла.

Семинарда  бу хакта бәйнә-бәйнә аңлатылды. Соңыннан оешма хезмәткәрләренең тулаем кулланучылар хокукларын якалу өлкәсенә кагылышлы сорауларына җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International