Сатучылар өчен семинар-уку

2014 елның 17 июне, сишәмбе

Кулланучы белән эшмәкәр арасында гадел төстәге үзара мөнәсәбәтләр – беренче чиратта, кулланучылар хокукларын яклау турында законны һәм куллану базарында катнашучы якларның мәнфәгатьләре балансын саклау дигән сүз. Кызганычка, әлеге үзара мөнәсәбәтләрнең бигүк әйбәт булмаган чаклары да аз түгел. Тик ни генә булмасын, якларның һәркайсы да бәхәсләрне тиз генә хәл итү ягында: кулланучы үзенең проблемаларына җәһәт кенә нокта куярга тырышса, эшмәкәр (сатучы) үз йөзен саклап калу белән беррәттән, мәнфәгатьләрен дә якларга омтыла. Эшмәкәргә (сатучы) кулланучы белән үзара килеп туган бәхәсләрне җайга салуның ниндирәк юллары бар? Кулланучылар таләпләрен ничек дөрес итеп кабул итәргә һәм үтәргә? 2014 елның 11 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар белән үзара килеп туган бәхәсләрне хәл итүгә бәйле мәсьәләләрне чишүгә ярдәм итү максатыннан, хосусый эшмәкәр Р.М.Зайцева кибете сатучылары өчен семинар-уку уздырды. Сатучыларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законның аерым нигезләмәләрен тормышта куллану тәртибе аңлатылды, кулланучылар белән ничек итеп дөрес эшләргә, сатудагы товарларга бәя ярлыкларын ничек итеп дөрес тутырырга һәм урнаштырырга, сатучы, товарлар, аларның җитештерүчеләре турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат урнаштырырга  өйрәтелде.

Моннан тыш балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлекләрне сатуны чикләү, шулай ук тәмәкегә каршы закондагы үзгәрешләр турындагы мәсьәләләр каралды.

Сатучылар игътибарына шулай ук кулланучыларга культуралы хезмәт күрсәтү, килеп туган бәхәсләрне судка кадәр тәртиптә хәл итү мәсьәләләре дә җиткерелде.

Семинар-укуда катнашучыларның һәммәсенә кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлар тупланган буклетлар, шулай ук “Пульс. Полезная газета для потребителя” газетасының соңгы саны өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International