Хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә сорашып белешү нәтиҗәләре

2014 елның 15 июле, сишәмбе

Казан территориаль органы, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына карата халыкның фикерен өйрәнү максатыннан чыгып, 2014 елның июнендә хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге мәсьәләләр буенча анкета үткәрде.

Анкета чарасында кулланучыларның төрле төркемнәренә кергән 18 дән 70 яшькә кадәрге 160 респондент катнашты. Сорашып белешү өчен халык арасында  ихтыяҗ аеруча зур булган түләүле хезмәтләр: медицина, транспорт, җәмәгать туклануы, элемтә, мәгариф, көнкүреш, туристлык, банк, мәдәни-күңел ачу хезмәтләре күрсәтү сайлап алынды.

Беренчедән, респондентларга  кайсы хезмәтләрдән иң еш файдалануларын билгеләү тәкъдим ителде. Анкетадан күренгәнчә, респондентларның күпчелеге (22% ы чамасы)  элемтә, банк хезмәтләреннән, 13% ы  - көнкүреш хезмәтләреннән, 12% ы – түләүле медицина хезмәтләреннән файдалана. Сорашып белешүдә катнашучыларның азрак өлеше (11% ы) – даими рәвештә транспорт һәм туристлык хезмәтеннән  файдаланып килүләрен билгеләп үтте. Телгә алып үтелгән хезмәтләр күрсәтү исемлегеннән җәмәгать туклануы хезмәтләрен ( респондентларның 8% ы), түләүле белем бирү (5% ы), мәдәни-күңел ачу хезмәтләрен (2 % ы)  сирәк куллану ачыкланды.

Әлеге сорашып белешүдә куллану базарында күрсәтелә торган хезмәтләрнең бүгенге торышы чагылыш тапты. “Хезмәт күрсәтүләрнең кайсы өлкәсендә законны санга сукмау күренешләрен ешрак очратырга туры килә?” - дигән сорауга җавап биргән респондентларның бүленеше болайрак: 16 % ы – җәмәгать туклануы хезмәтләре өлкәсендә, 32 % ы – транспорт хезмәтләре, 28,5 % ы – көнкүреш һәм түләүле медицина хезмәтләре, 30 % ы – элемтә хезмәтләре, 6 % ы – түләүле белем бирү хезмәтләре, 5 % ы – туристлык хезмәтләре, 18 % ы – банк хезмәтләре, 12% ы – мәдәни-күңел ачу характерындагы хезмәтләр өлкәсендә. Респондентларның 14 % ы бу хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә закон бозу очракларына юл куелмавын билгеләп үтәргә кирәк дип тапты.

Шул рәвешле сорашып белешүдә катнашучыларның күпчелек өлешенең үзләре мөрәҗәгать итә торган урыннарда хезмәт күрсәтү сыйфатыннан канәгать калулары беленде. Арада канәгатьсезләре дә бар, әлбәттә. Аларга кайбер урыннарда күрсәтелә торган хезмәтләр ошамый. Хезмәт күрсәтүдә нәрсәдән канәгать түгелсез, дигән сорауга кулланучылар асылда күрсәтелә торган хезмәтләрнең бәясе кыйммәт,  ә сыйфаты түбән булуын искәртә. Аларны  хезмәтләр  күрсәтү турында мәгълүматның җитәрлек дәрәҗәдә бирелмәве һәм эш башкаручылар тарафыннан хезмәт күрсәтү срогын үтәмәү кебек кимчелекләр дә борчый.  Күп кенә кулланучыларның хезмәт күрсәтү культурасына да дәгъвасы юк түгел. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International