Эретелгән сырларга кулланучылар дегустациясе утырышы

2014 елның 29 июле, сишәмбе

Россия һәм республикабыз территориясендә эретелгән сырлар базарын асылда “Хохланд Руссланд” ҖЧҖ (Мәскәү өлкәсе), Финляндиянең “Валио” ҖЧҖ компаниясе, “Лакталис” ҖЧҖ (Мәскәү өлкәсе) җитештерә торган продукция тәшкил итә. Безнең дегустациядә “Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре катнашында “ТНВ” телеканалы “күз алдында” Казан шәһәре сәүдә челтәреннән турыдан-туры сатып алынган әнә шушы һәм башка җитештерүчеләрнең 15 эретелгән сыр үрнәге тәкъдим ителәчәк. Шулай итеп, кибетләребез киштәләреннән сатыла торган продукциягә бәя биреләчәк. Иң элек шуны билгеләп үтәргә кирәк: комиссия сырлар сайлаганда һәм сатып алганда ук кыенлыкка юлыкты: 15 атамадагы сырны эзләп табу бик авырга туры килде. Беренче карашка, кибет киштәләрендә әлеге продукция күп кебек тоелса да, төкъдим ителә торган продукция ассортиментының 80 проценттан артыграгы эретелгән сыр түгел, ә сыр ризыгы булып тора. Ә болар – икесе ике төрле ризык! Җитмәсә эретелгән сыр ризыклары үрнәкләре чын мәгънәсендә эретелгән сыр төрелмәләрендә сатыла, шуңа күрә аларны аеруы да кыен. “Сыр ризыгы” дигән сүзләр вак хәрефләр белән генә язылган. Гәрчә аның тәме һәм составы эретелгән сырныкыннан тамырдан аерылып торса да.

Шулай итеп, 30 июльдә эретелгән сырны ничек сайлап алырга һәм аны сатып алганда ничек алданмаска икәнлеген ачыклаячакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International