Эретелгән сырларга кулланучылар дегустациясе йомгаклары

2014 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

2014 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын комплекслы яклау системасын үстерү” программасын тормышка ашыру кысаларында эретелгән сырларга кулланучылар дегустациясе уздырылды.

Дегустациядә 15 атамадагы эретелгән сыр тәкъдим ителде.

 Сатып алынган эретелгән сыр үрнәкләре сыйфатын һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын бәяләү, шулардан иң яхшыларын сайлап алу, килеп чыккан нәтиҗәләр турында кулланучыларга җиткерү дегустациянең максатына әйләнде.

Барлык сыр үрнәкләре дә иң элек “Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау  учреждениесе лабораториясендә сынау узды.

Лаборатория тикшеренүләре йомгаклары буенча 15 сыр үрнәге арасыннан өчесенең ялган продукт икәне һәм аларны, составында үсемлек стериннары табылу сәбәпле, сыр дип атап булмавы ачыкланды.

Дегустациягә кадәр барлык сырлар да, бәяләүнең максималь дәрәҗәдә гаделлеген тәэмин итү өчен, кодлаштырылып, атамалары яшерен сергә әйләндерелде. Дегустация барышында сырлар 30 баллы шкала буенча бәяләнде: тәме һәм исе өчен - 15 балл; консистенциясе өчен – 10 балл; тышкы рәвеше өчен – 5 балл куелды.

  Рейтингын төзегәндә, сырлар сыйфаты, сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы, кулланучы өчен мәгълүматларының тулылыгы һәм дөреслеге буенча (ягъни комлекслы күрсәткечләре буенча) бәяләнде. Шулай итеп, эретелгән сырлар рейтингы түбәндәгечә килеп чыкты: кара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International