ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә августның соңгы атнасында гына да Зәй районында яшәүчеләрнең шәхси йортларыннан көмешкә сатуның 2 очрагын, билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган хәмер продукциясе әйләнешенең 2 очрагын (Түбән Кама районында – 1 һәм Чирмешән районында – 1) һәм Түбән Кама районында стационар булмаган сәүдә объектларында сыра сатуның 3 очрагын ачыклады. Хуҗаларыннан алныган хәмер продукциясе күләме әлләни зур булмаса да, гамәлдәге законны бозучыларга карата административ йогынты чаралары кулланылды: административ хокук бозулар турында беркетмәләр тутырылды. Эш материаллары ведомство карамагындагы районнарның җәмәгать судьялары каравына тапшырылды. Ә инде көмешкә саткан өчен ике пенсионер ханымның һәркайсына, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы карарлары нигезендә, законны санга сукмау очрагының кабатлануыннан чыгып, 4000 сум күләмендә штрафлар салынды.