Контрольлек итүче органнарның берсе, техник регламент таләпләрен бозган өчен (сатучы буларак) җәмгыятьне штрафка тартуны таләп итеп, судка мөрәҗәгать иткән .
Сәбәбе - яраклылык срогы һәм саклау шартлары күрсәтелмәгән ризык (икмәк-күмәч әйберләре) сату очрагы.
Җәмгыять, штрафтан котылырга маташып, барлык мәгълүматларның да ТТН да күрсәтелгәнлеген әйткән. Моннан тыш һәр товарда кулланучылар белән исәп-хисап ясауда кулланыла торган штрих-кодлы кәгазь ябыштырылганлыгын искәрткән. Анда да таләп ителә торган мәгълүматлар (шул исәптән продукциянең кабул итеп алынуы һәм продукциянең төрелүе турында) барлыгын, бу мәгълүматларның җәмгыять хезмәткәрләренә продукцияне җитештерү датасын, яраклылык срогын һәм саклау шартларын билгеләү мөмкинлеге бирүен аңлатырга маташкан.
Әмма округ суды, штраф дөрес билгеләнгән, дип исәпләп, түбәндәгеләрне аңлаткан.
РФ КоАПта җитештерүче, эш башкаручы (чит ил җитештерүчесе функцияләрен), сатучы тарафыннан техник регламентлар таләпләрен бозган өчен җаваплылык күздә тотылган.
Җәмгыять кылган булып саналган хокук бозу югарыда телгә алып үтелгән гамәлләр гражданнарның (хайваннар һәм үсемлекләр) тормышына яки сәламәтлегенә, физик яки юридик затлар, дәүләт яки муниципалитетлар милкенә, әйләнә-тирә мохиткә зыян китергәндә яисә мондый зыян куркынычы тудырганда җаваплылыкны күздә тота. Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында законда, яраклылык срогы билгеләнмәгәндә яки яраклылык срогы чыкканда товарлар, материаллар һәм эшләнмәләр әйләнештә була алмый, дип билгеләнгән. Мондый продуктлар, материаллар һәм эшләнмәләр, сыйфатсыз, сәламәтлек өчен куркыныч һәм сатуга чыгарыла алмый, дип таныла һәм утильләштерелә яисә юкка чыгарыла. Сәүдә оешмаларында этикеткасында (кәгазь-кушымта) таләп ителә торган мәгълүматлары булмаган продукцияне сату тыела.
Шул рәвешле икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләрен җитештерү датасы турында мәгълүматларның булмавы аларның яраклылык срогын дөрес итеп билгеләү мөмкинлеге бирми. Бу исә нормативта каралган яраклылык срогы чыкканнан соң да товарны сатуга китерергә мөмкин. Мондый продукция, кешенең сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч тудырырга мөмкин, дип таныла.
Димәк, штраф дөрес салынган, дигән сүз (Көнчыгыш Себер округы Федераль арбитраж судының 23 июнь, 2014 ел, № Ф02-2416/14, № А78-9996/2013).