Казан территориаль органы үткәреп килә торган һәр планлы тикшерү барышында диярлек закон нигезендә сәламәтлек өчен куркыныч тудырган һәм хәтта кеше гомеренә янаган разрядка кертелүче ризыклар ачыклана. Мондый продукциягә саклау вакыты чыккан ризыклар гына түгел, бәлки җитештерү датасы һәм /яки саклау срогы турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән ризыклар да керә.
Кайвакыт сыйфатсыз продуктларны ачыклау очракларын “игътибар җитеп бетмәү разряды”на да кертергә була анысы. Асылда болар - бәясе 100 сумга кадәр булган сагызлар яки тәмләткечләр.
Әмма кайбер эшмәкәрләр законны үтәүне һәм бигрәк тә тикшерүгә әзерләнүне мәҗбүри эш дип санамый.
Мәсәлән, Балык Бистәсе районында автомобиль юлы читендә урнашкан берничә кафеда эшчәнлек алып баручы оешмага планлы тикшерү үткәрелгәндә саклау вакыты чыккан һәм кирәкле мәгълүматлары күрсәтелмәгән барлыгы чама белән 40 мең сумлык продукциянең киштәләрдән алынмыйча ятуы билгеләнде.
Болар – туңдырылган ит ризыклары (ит, пилмән, манты, кәтлит һ.б), тавык, балыклар һ.б. - барлыгы 16 атамадагы ризык (шул исәптән пешермичә генә ашый торган ризыклар). Сатучылар, юлдагы килде-китте кешеләргә ярамаган тагы, ул-бу хәлне ачыклый калсалар, кафега кире кайтмый ич инде алар, дип уйлый күрәсең.
Исегезгә төшерәбез: саклау вакыты чыккан яки кирәкле мәгълүматлары күрсәтелмәгән продукция саткан өчен чагыштырмача кечкенә штрафлар салу заманнары артта калды. Хәзер мондый ризыклар саткан өчен җәза чарасы РФ КоАП 14.43 статьясы буенча билгеләнә: вазыйфаи затларга 10нан 20 мең сумга кадә, хосусый эшмәкәрләргә – 20дән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга - 100 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салына.