Килешү төзүдән башлагыз!

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Ишек-тәрәзәләр ясау-урнаштыруга заказ бирү  – сөенечле генә түгел, җаваплы һәм дә шактый ук кыйммәткә төшә торган эш. Компанияләр күп булганлыктан, кайсын сайлап алырга икән, дип баш катырырга да туры килә әле. Иң элек рекламага игътибар итегез. Тәрәзә базарында көндәшлек зур булу сәбәпле фирмалар үзләрен танытуга акчаларын кызганмый.  Телевидениедән рекламалау кадәрен барысы да булдыра алмый анысы, шуңа күрә аларның реклама мәгълүматлары асылда газеталарда һәм мәгълүмати кәгазьләрдә урын ала. Әлбәттә инде, Интернеттан, дус-ишләр, таныш-белешләр киңәшләреннән дә файдаланырга мөмкин. Иң мөһиме – бер көнлек фирма “кармагына” эләкмәү.

Фирманы сайлап алгач, килешү төзергә кирәк.

Белеп торыгыз! Килешү язмача рәвештә, ике нөсхәдә рәсмиләштерелергә тиеш. Яклар тарафыннан имзаланган бер нөсхәсен һәм килешүгә кушып бирелгән барлык документларны, шул исәптән товар һәм касса чекларын әйбернең гарантия срогы чыкканчы сакларга кирәк. Килешүнең мөһим шартлары: предметы, заказның гомуми бәясе, аванс күләме, түләү тәртибе һәм сроклары, ишек-тәрәзәне урнаштыру сроклары, конструкция материалы.

Килешү төзелгәннән соң ишек яки тәрәзәнең үлчәмнәрен алучы килергә тиеш. Үлчәмнәр алуны фәкать фирма белгеченең үзе хәл итүе кирәк. Үлчәмнәр алу бәясе килешү төзегәндә  исәпкә алына.    

Ишек-тәрәзәләрне фирма үзе яки субподряд килешүе буенча урнаштырырга мөмкин. Тик ничек кенә булмасын, соңыннан кемгә мөрәҗәгать итәргә, дип аптырашта калмас өчен, урнаштыруга да аерым килешү төзергә кирәк.

Фирма сезнең законлы таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта кыю төстә судка мөрәҗәгать итегез. Мондый очракларда суд һәрвакытта диярлек кулланучы ягында була.

Безнең белешмә: 2014 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына ишек-тәрәзәләрне сыйфатсыз итеп урнаштыру буенча гражданнардан 376 мөрәҗәгать алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International