2015 елның 16 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы Азнакай районында гражданнарны кабул итү оештырды. Барлыгы 7 кеше мөрәҗәгать итте, аларның һәркайсына белгечләр компетенциясе чикләрендә гамәлдәге закон нигезендә консультация, аңлатмалар бирелде, кайбер мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды. Гражданнар белән эшләгәндә кулланучылар хокуклары турында мәгълүмат җиткерүнең мөһимлеге исәпкә алынды. Мәгълүмати ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып, кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.
Гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәргән көнне ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы (кабул итүләргә рәислек итә) тарафыннан да муниципаль район территориясендә муниципаль структуралар белән үзара хезмәттәшлек нигезендә мөрәҗәгатьләр белән эшләүне камилләштерү чаралары уздырылуын әйтеп үтәргә кирәк.
Әлеге чараны уздырганда мөрәҗәгать итүгә сәбәп булып торган шартлар билгеләнә, гамәлдәге законнарга квалификацияле аңлатмалар бирелә. Гражданнарны борчыган мәсьәләләрнең күпчелеге шундук хәл ителә. Телдән шикаятьне бик зур игътибар белән эчкерсез тыңлау закон бозуларга карата кичекмәстән чаралар күрү, мөрәҗәгать итүчеләргә алга таба су буе шикаятьләр юлламыйча гына, кабул итү барышында ук проблемалы мәсьәләләренең чишелешен табу мөмкинлеге бирә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итүләр ( әлеге чара мөрәҗәгатьләр белән эшләү сыйфатына бик тә уңай йогынты ясый) алга таба да дәвам иттереләчәк.