Арчада – күргәзмә-тәкъдим итү

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау көне якынлашып килгәндә, Арча шәһәрендә “Сатып алганда, үзебезнекен сайла!” дип аталган күргәзмә-тәкъдим итү булды. Күргәзмәнең төп максаты булып, район территориясендә җитештерелүче продукцияне куллану базарына кертеп җибәрү өчен шартлар тудыру тора. Шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген популярлаштыру һәм товар җитештерүчеләр белән кулланучылар арасында турыдан-туры аралашу булдыру максаты да бар.

Шәһәрдә һәм районда күптөрле ассортиментта азык-төлек продуктлары чыгара торган предприятиеләр үз эшләнмәләрен күрсәтте һәм аларны татып карарга тәкъдим итте. Милли кунакчыллыгыбызны күрсәтүче “Мичтә нәрсәң бар – өстәлгә чыгар!” дигән гыйбарәгә таянып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, күргәзмә кунакларына сөтчеләр һәм икмәк пешерүчеләр, кондитерлар һәм колбаса ясаучылар, алкогольсез эчемлекләр җитештерүчеләр, милли аяк киеме тегү, һөнәрчелек эшләнмәләре, сәнгать осталары, конструкторлар хезмәт күрсәтте. Монда “Җәмәгать туклануы” ҖЧҖ, “Натураль продукт” ҖЧҖ, “Кырлай ипие” ҖЧҖ, Арча сөт комбинатының “Арча” ҖЧҖ кебек фирмалар, Хәбриева Р.Р., Солтанов А.М., Садыйков Р.Ф. хосусый ширкәтләре, Арчаның Балалар сәнгате мәктәбе, Арча агросәнәгать һөнәри көллияте әйберләре бар иде.

Күргәзмәне оештыручылар анда катнашучыларга һәм килгән кешеләргә әйдәп баручы җирле җитештерүчеләрнең иң яңа эшләнмәләре белән танышу өчен уникаль мөмкинлек тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International