Кызганыч ки, сатып алучыларга карата җаваплы мөнәсәбәт белән аерылып торучы сатучылар күп түгел.
Кулланучыларның йомшак ягы – үз хокукларын белмәү. Менә шуңа күрә дә без еш кына үз мәнфәгатьләребезне яклаудан баш тартабыз, сатучының тәкъдимнәре белән килешәбез. Мондый очракта тыныч юл белән килешү ике якның да мәнфәгатьләре канәгатьләндерелгәндә генә була ала. Берсе канәгать булмаса, товарны алмаштырып алыфрга яки чыгымнарны каплатырга омтылырга кирәк.
Сатып алучы җибәрә торган киң таралган берничә ялгышлык бар. Аларны белеп торырга һәм, зарурлык булганда, үзеңнең законлы хокукларың өчен көрәшергә кирәк.
Мисал: сатучы вак акчаны яки бөгәрләнгән купюраны алудан баш тарта ди. Шуны истә тоту мөһим: 2002 елның 10 июлендә кабул ителгән Федераль законның 30 нчы статьясы нигезендә, вак акча тулы хокуклы акча булып тора, шуңа күрә сатучының аны алудан баш тартуы – закон бозу. Кулланучыларның хокукларын акчага бәйле бозуның тагын бер киң таралган төре – кассада сдача бирергә акча булмау аркасында, сатучының кәгазь акчаны ваклатырга сатып алучының үзенә кушуы.
Мондый үтенеч Гражданнар кодексының 426 нчы статьясын бозу булып тора. Ул статьяда кассирның сатып алучыны сдача белән тәэмин итәргә тиешлеге әйтелә.
Кайвакыт бөтенләй гадәти булмаган хәлләр килеп чыга. Мәсәлән, компания бетерелгәндә, кулланучы сыйфатсыз хезмәт күрсәткән өчен җаваплы кешене эзләп таба алмый. Юридик зат бетерелгәндә, аның хокукый дәвамчысы барлыкка килү бик еш була. Шуңа күрә кулланучы төп хокуклары саклануга хокукый дәвамчы аркылы ирешә алырлык белгечкә мөрәҗәгать итсен иде.
Мисал: сатып алучыны тиешле документлар пакеты белән тәэмин итү. Кайчакта товар сатып алганда, сатучы гарантия документлары ике атнадан соң рәсмиләштереләчәк, дип әйтә. Болай әйтү – законга каршы килә, сатып алучы барлык документларның да үз вакытында рәсмиләштерелүен таләп итәргә хокуклы.