Яз җитте. Чираттагы ялларга да озак калмады. Димәк, нәкъ менә хәзер роумингта телефоннан сөйләшү бәяләре һәм кәрәзле элемтә операторларының башка хезмәтләре бәяләре кулланучылар өчен аеруча әһәмиятлегә әйләнә. Роуминг – абонентка “өендәге” челтәренең хезмәт күрсәтү зонасыннан читтә, башка (кунак) челтәре ресурсларыннан файдалану нигезендә хезмәт күрсәтү (кәрәзле элемтә, Wi-Fi) процедурасы ул. Шул ук вакытта абонентка кабул итүче оператор белән килешү төзү таләп ителми, хезмәт күрсәтү өчен түләү исә счетыннан алып калына. Телефон роумингта булганда, гадәттә абонентның телефон номеры сакланып кала. Тик элемтә операторлары тарафыннан мобиль элемтә, хезмәтләре күрсәтү, шул исәптән роуминг хезмәтләре күрсәтү турында мәгълүматларга бернинди дә кытлык булмауга карамастан, әлеге хезмәтләрен кулланучыларның шактые үз хокукларын белми. Димәк, алар теге яки бу хәл килеп чыкканда үзләрен яклый алмый дигән сүз. Роуминг төшенчәсе үзе үк кәрәзле элемтә операторының өстәмә хезмәт күрсәтүен аңлата. Ул абонентка башка операторлар челтәрләренең эш зонасында мобиль телефоннан файдалану мөмкинлеге бирә.
Роуминг челтәр эче, илкүләм һәм халыкара роумингларга бүленә.
Челтәр эче роумингы төбәгегездән читтә оператор челтәре эчендә аралашу мөмкинлеге бирә.
Илкүләм роуминг сезнең операторның “буе җитмәгән” төбәкләрдә шалтырату өчен кирәк. Шулай ук башка операторларның номерларына һәм стационар телефоннарга шалтырату өчен кирәк. Ягъни бер оператор абонентына икенче оператор челтәре ярдәмендә хезмәт күрсәтү дигән сүз бу.
Ә инде халыкара роуминг безгә чит илләрдә булганда якыннарыбыз белән элемтәдә калу өчен кирәк. Моннан тыш мобиль интернетның үсүе нәтиҗәсендә халык GPRS-роумингны да үз итәргә өлгерде инде. Әлеге хезмәт күрсәтү төбәгегездән читтә мобиль телефон аша Интернет челтәренә чыгу өчен кирәк. Шунысы уңайлы: абонентка кабул итүче оператор белән өстәмә килешү төзеп маташырга кирәкми, хезмәт күрсәтү өчен түләү счетыннан автомат рәвештә генә алып калына. Әмма соңгы вакытларда роуминг хезмәте күрсәтүгә түләү буенча абонентларның элемтә операторлары белән судлашу очраклары ешайды.
Роуминг хезмәте кулланучылар игътибарына иң элек шуны җиткерәсе килә: элемтә операторының хезмәт күрсәтү бәясен Россия сумнарында түгел, ә АКШ долларында яки башка акча берәмлегендә күрсәтү кулланучыларның хокукын бозу булып тора. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 132 статьясы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының (алга таба – Закон) 10 статьясындагы 1,2 пунктлары нигезендә, эш башкаручы кулланучыга, дөрес итеп сайлап алу мөмкинлеге бирү өчен, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтү) турында, аларның төрләре һәм үзенчәлекләре турында, бәясе һәм түләү рәвеше турында үз вакытында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирергә тиеш. Хезмәтләр күрсәтү турында мәгълүматларда товарның сумнардагы бәясе һәм аны сатып алу шартлары булырга тиеш. Шуңа күрә элемтә операторы тиешле мәгълүмат бирми икән, сез аннан моны аңлатуын таләп итүгә хокуклы.
Роуминг хезмәте күрсәтүдән файдаланучыларның тагын бер “баш авыртуы” – ул да булса операторның алдан хәбәр итмичә генә, ягъни кулланучының ризалыгыннан башка гына счетны кредитлавы. Гадәттә телефон балансында акча беткән очракта мондый хәлгә юлыгырга туры килә.
Бу мәсьәләгә тәфсилләбрәк тукталып үтик.
РФ Хөкүмәтенең № 328 карары белән расланган Күчмә элемтә хезмәте күрсәтү кагыйдәләре нигезләмәләре буенча, абонент күчмә (кәрәзле) элемтә хезмәте күрсәтү өчен үзе белән килешү төзелгән операторга түли, шул исәптән килешүдә күрсәтелгән SIM-картасын кулланып башка элемтә (роуминг) операторының (абонент белән килешү төземәгән) күчмә (кәрәзле) элемтәсе хезмәте күрсәтүдән файдаланса да. Абонентның аванс сыйфатында кертелгән акча средстволары оператор тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә алдан түләп кую булып тора. Шушы мизгелдән башлап, абонент фәкать үзе керткән аванс суммасына гына элемтә хезмәте күрсәтүне таләп итү хокукы ала. Аванс түләве ысулы нигезендә кредитка элемтә хезмәте күрсәтү очрагында бу хезмәт күрсәтүгә заказ бирелергә тиеш, ягъни абонент бу җәһәттән ниндидер гамәл кылырга тиеш (мәсәлән, гариза язып тапшырырга, СМС-хәбәр җибәрергә, запрос юлларга һ.б). Абонент үзе күздә тоткан хезмәтләр күрсәтү күләменнән чыгып аванс түләве керткәндә, түләнелмәгән хезмәт күрсәтүгә исәп тотмый. (№ А-65-25145/2010 делосы буенча Идел буе округының 03.08.2011 ФАС карары). Абонент үзе сорамаганда мондый хезмәт күрсәтү өстәмә хезмәт күрсәтүне көчләп тагу булып тора.
Законның 16 статьясындагы 3 өлеше нигезендә, эш башкаручы кулланучы ризалыгыннан башка гына түләүле өстәмә хезмәтләр күрсәтергә тиеш түгел. Кулланучы мондый хезмәтләр өчен түләүдән баш тартуга хокуклы. Ягъни абонентның лицевой счетында акчасы беткәндә операторның хезмәт күрсәтүе законга туры килми.
Алина Игорьевна Виноградова,
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы