Татарстанның яңа законын - "Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер законнар актларын үз көчен югалткан дип тану турында” 6 март, 2015 ел, N 10-ТРЗ гамәлгә кертү белән бәйле бу. Шулай итеп, Татарстанда торак йортларда сәүдә нокталары булдырган кайбер эшмәкәрләргә башка урынга күченергә туры киләчәк. Законда алкогольне (сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре, медовуханы да кертеп) ваклап сатуны тыю шартлары да санап үтелгән.
22.00дән 10.00 сәгатькәчә алкогольле продукцияне сатуны тыюның гамәлдә булуы дәвам итә. Алкогольле продукцияне ваклап сату “Җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү. Җәмәгать туклануы предприятиеләре классификациясе” ГОСТ Р 50762-2007 Россия Федерациясе илкүләм стандарты нигезендә "ресторан", "кафе", "бар" тибындагы рестораннарда, кафе, барларда җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтелгәндә генә, шулай ук пошлинасыз сәүдә итүче кибетләрдә генә рөхсәт ителә.
Стационар булмаган сәүдә объектларында һәм күп фатирлы йортларда урнашкан җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, шулай ук күп фатирлы йортларга янкорма итеп төзелгән биналарда (рестораннар һәм кафелардан тыш) алкогольле продукция сату тыела.
Шул ук вакытта күп фатирлы йортларда урнашып, кулланучыларга кереп чыгу өчен ишеге күп фатирлы йортның ишегалды ягында булган рестораннарда, кафе һәм сәүдә предприятиеләрендә дә алкогольле продукция сату тыела.
Әлеге чикләүләр алкогольле продукцияне ваклап сату белән шөгыльләнүче оешмаларга һәм хосусый эшмәкәрләргә карата Закон үз көченә кергәннән соң өч ай узгач, ягъни 2015 елның 18 июненнән башлап кулланылачак.
Моннан тыш 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр җәмәгать туклануы предприятиеләрендә шешәне ачмыйча гына (урамга алып чыгып китү өчен) алкогольле продукция сату сату рөхсәт ителми.