Белеп тор!

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

Эксперт фикере: кулланучының ягулык салу станцияләрендә хокуклары

Мотор ягулыгын кулланучы белән сатучы арасында килеп туган мөнәсәбәтләр “Кулланучылар хокукларын яклау турында” № 2300-1 Россия Федерациясе Законы (алга таба – Закон) һәм РФ Хөкүмәтенең  19.01.98  ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре (алга таба -Кагыйдәләр) нигезендә җайга салына.

Сатучы (кулланучы) Законның 8,9 һәм 10 статьялары нигезендә теләсә нинди төрдәге мотор ягулыгын сатып алганда, ягулык җитештерүче, сатучы, аның эш режимы, факттагы һәм юридик адресы, шулай ук ягулык салу станциясе (алга таба -АЗС)  - юридик затның оештыру-хокукый формасы турында чынбарлыкка туры килгән мәгълүматлар таләп итүгә хокуклы.

Кагыйдәләрнең 8 пункты нигезендә, сатучы фикерләр һәм тәкъдимнәр китабын (сатучыга таләп иткәч үк бирелергә тиеш) булдырырга тиеш.

Кагыйдәләрнең 11 пункты нигезендә, сатудагы мотор ягулыгы төрләре турында мәгълүматларда түбәндәгеләрнең күрсәтелүе мәҗбүри:

- мотор ягулыгы атамасы;

- җитештерүчесенең атамасы һәм урнашу урыны;

- ягулык җибәрүченең (күпләп сату базары операторы) атамасы һәм урнашу урыны;

- сыйфат буенча дәгъваларны кабул итүгә вәкаләтле оешманың урнашу урыны;

- төп куллану үзенчәлекләре турында мәгълүматлар: хәвеф-хәтәр китереп чыгармаслык итеп файдалану кагыйдәләре һәм шартлары (присадка яки өстәмәләрнең – антидетонаторлар, депрессор присадкаларның һ.б. булу-булмавы); суыну температурасы (кышкы чорда дизель ягулыгы өчен);

- ягулык бәясе;

- ягулык сыйфатының  ГОСТ яки Ту таләпләренә яисә  Стандартка, йә булмаса ягулык җитештерүченең шуларга охшаш норматив документына туры килүе турында мәгълүмат.

Кагыйдәләрнең 21 пункты нигезендә, ягулык өчен сатып алучылар белән исәп-хисап ясау контроль-касса машиналарын куллану нигезендә хәл ителә.

Бу җәһәттән шуны да хәбәр итәбез: контроль-касса машиналарын куллануга һәм касса чекларын бирүгә контрольлек итү Федераль салым хезмәте компетенциясенә керә.

Ягулыкның сыйфатына карата дәгъваларны һәм ягулыкны  салып җиткермәү мәсьәләләрен техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык карый.

Кулланучы буларак, хокукларыгыз санга сугылмый дип уйлыйсыз икән, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табыш алу өчен түбәндәге адреслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз:

 Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре 423450, 

Әлмәт ш.,  Гафиатуллин ур., 26 

тел.: (8553) 22-21-33 
e-mail: alina@tatzpp.rualmet@tatzpp.ru
Азнакай ш., Нефтьчеләр ур., 23а, 
e-mail:aznak@tatzpp.ru 
тел.: (85592) 7-05-07 

тел.: (85592) 7-05-07 
Баулы ш., Горюнов ур., 14 
e-mail: 

e-mail: bavly@tatzpp.ru 
тел.: (85569) 5-33-16 

тел.: (85569) 5-33-16 
Бөгелмә ш.,  Гашек ур., 3 
e-mail: 

e-mail: bugulma@tatzpp.ru 
тел.: (85594) 6-71-17 

тел.: (85594) 6-71-17 
Лениногорск ш., Гагарин ур., 51 e-mail:lensk@tatzpp.ru

Азнакай районы һәм Азнакай шәһәре 423200,

Баулы районы һәм Баулы шәһәре 423930, 

Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре 423230,

Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре 423250, 

Тел.: (85595) 5-19-72

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы

 Виноградова Алина Игорьевна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International