Хокукый аң – индивидның, социаль төркемнәрнең, гомумән, бөтен җәмгыятьнең үзләренә кирәкле хокукларга, хокукый күренешләргә, кешеләрнең хокук өлкәсендә үз-үзләрен тотышына мөнәсәбәте чагылдырыла торган хокукый карашлардан, теорияләр, идеяләр, күзаллаулар, инанулар, бәяләмәләр, хис-тойгылар системасыннан гыйбарәт булган иҗтимагый аң формаларыннан берсе ул.
“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 2 пункты нигезендә, стационар булмаган сәүдә объектларында хәмер продукциясен ваклап сату рөхсәт ителми.
Шуңа да карамастан, хокукый аңы түбән дәрәҗәдә булган кайбер хосусый эшмәкәрләр, закон таләбен бозып, хәмерне киоскларда сатуларын дәвам итә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре быелның апрель һәм май айларында Казан шәһәрендә берничә шундый очракны ачыклады:
14.04.2015 - Юдино бистәсе, Яшь гвардиячеләр урамы, 2 нче йорт тирәсендә урнашкан сәүдә объектында;
21.04.2015 - Чуйков урамы, 63 нче йор тирәсендәге сәүдә объектында;
23.04.2015 - Адоратский урамы, 19а йорт тирәсендәге сәүдә объектында;
28.04.2015 - Чистай урамы, 33 нче йорт тирәсендәге сәүдә объектында;
30.04.2015 - Җиңү проспекты, 222 нче йорт тирәсендәге сәүдә объектында;
02.05.2015 - Фучик урамы,54 нче йорт тирәсендәге сәүдә объектында;
06.05.2015 - Казан ш., Черноморская ур., 5 нче йорт тирәсендәге сәүдә объектында;
12.05.2015 - Мамадыш тракты, 36А йорт тирәсендәге сәүдә объектында.
Барлыгы 1329,2 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләре сатудан алынды. Закон бозучыларга карата РФ КоАП 14.16 ст. 3 өлеше нигезендә административ эшләр кузгатылды. Кызганычка, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең ачы тормыш тәҗрибәсеннән күренгәнчә, административ җаваплылыкка тарту гына гаепле затларны закон сүзенә колак салучыларга әйләндерми. Ягъни стационар булмаган сәүдә объектларында сыра сату, дәвам иттерелә. Димәк, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең дә эше кимеми, дигән сүз.