In vino veritas, in aqua sanitas (лат. «Хакыйкать - шәрабтә, сәламәтлек - суда»)

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә “Алкогольле продукциянең сыйфатына заманча контрольлек чаралары” дигән фәнни-гамәли семинар булып узды. "Магарач" РКВ ННИИВиВ дәүләт бюджет учреждениесе лекторлары В.Г Гержикова һәм  Н.С.Аникина үзләренең беренче лекциясен шәрабның пәйда булу тарихына багышлап үткәрде. Шәраб үзенең хуш исе һәм тәмле тәме белән генә түгел, бәлки кешегә тәэсир итүе белән дә борынгы бабаларыбызның игътибарын  җәлеп иткән. Кешегә үзенең кырыс, кыска гомере эчендә хәмер тәмен татып каратканнар, ә аңа бу оҗмахның бер почмагын татып карау кебек тоелган. Шәраб борынгы бабаларыбыз тарафыннан безнең үзебезгә караганда да күбрәк әһәмият ителгән үзенчәлекләргә ия. Медицинада аны ике мең ел дәверендә универсаль антисептик һәм антидепрессант сыйфатында кулланганнар; аның белән яраларны юганнар, суны зарарсызландырганнар, ул аш-суга бик яхшы өстәмә сыйфатында хезмәт иткән (ит -  майсызракка, ә икмәк һәм кузаклылар – сусылракка әйләнгән), шәраб сәүдә предметы булып торган. Виноград чыбыгы уңдырышлылык һәм озын гомер символы булган.

Греция шәраб ясау культурасы тарихына шәраб Алласы Дионис белән, аның хөрмәтенә уздырылган симпозиумнар белән  кереп калган.

Дөньяда шәрабне беренче тапкыр кошлар ясаган: алар кыргый виноградны чукып согын чыгарган, ә бу сок әчегән.  

Борынгы Мисырда шәраб зиннәтле әйбер булып торган. Ул әлеге ил халкының борынгы бабаларының Аллаһыга табыну йолаларында кулланылган.  Мисырлылар төчлегәнне сыту өчен бурдюк-пресс һәм виноградны сытканда  колларны тотып тору өчен аркылы өрлекләр һәм элмәкләр уйлап тапкан.
Сократ болай дигән: “Шәраб рухны чылата һәм тынычландыра, акыл мәшәкатьләрен йокыга талдыра..., шатлык-куанычларыбызны җанландыра, тормышның сүнеп бара торган утына өстәлгән май ул. Әкрен генә, әз-әзләп кенә йотканда, шәраб безнең үпкәләребезгә иртәнге татлы чык кебек үтеп керә. Шәраб акылны томаламыйча, безне күңел ачарга чакыра.”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International