Борынгы грек мифларының берсендә болай диелгән: “Дионис җир шары буйлап күңелле генә атлап килә. Ул кешеләрне виноград үстерергә һәм аның өлгергән авыр җимешләреннән шәраб ясарга өйрәтә...”
Виноград – иң авыр үстерелә торган культураларның берсе. Көндәлек кайгырту, бик нык карау-тәрбияләү таләп итә ул. Виноград тәлгәше кояш энергиясен үзенә туплый, ә инде аның согыннан чын мәгънәсендә кояшлы эчемлек - шәраб әзерләнә. Табигате ел әйләнәсендә диярлек кояшлы, җылы, җирләре уңдырышлы булганлыктан, Кырымда виноградчылык һәм шәраб ясау нык үсеш алган. 1894-1897 елларда Л.С. Голицын җитәкчелегендә Массандрада маркалы шәрабларны - мичкәләргә салып, коллекцион шәрабләрне шешәләргә тутырып озак еллар дәвамында тоту өчен җир асты юллары белән бик зур җир асты заводы төзелгән. Л.С. Голицын Кырымда тиңдәшсез шәрабләр – аш өстәленә (“столовый”), каты градуслы һәм десерт шәрабләрен коллекцияләүгә нигез салган.
«Массандра» НВАО коллекциясе – дөньяда иң зур коллекцияләрнең берсе. Массандра “фәнни китапханә, төгәлрәге “винотека” - илебездә шәраб ясауның тарихи ядкәре, меңнәрчә кешенең хезмәт хәзинәсе статусын алган. Анда һәрбер шәрабның, китаптагы кебек, үз эчтәлеге, үзенең авторлары һәм үзенең тарихы урын алган. Әйбәт шәрабләр коллекциягә эләккәч, бик кыйммәтле, үтә яхшы шәрабләргә әйләнә. Шәраб “яшь” чагында гадәти генә, виноградтан алынган хуш исе дә беленер-беленмәс кенә булса, шешәдә күп еллар буе торганда, тәме, шулай ук хуш исе ягыннан сүз белән әйтеп-аңлатып бетереп булмас дәрәҗәдә, иң нәзакәтле кешеләрнең дә ушын китерерлек булып өлгерә. Күп еллар буе шәшәдә торган шәрабнең хуш исе кыйммәтле бизәгенә әйләнә, төсе кыйммәтле ташлар кебек ялык-йолык килеп тора, гаҗәеп тәмгә ия була. Ахыр килеп, боларның барысы да коллекцион шәрабләрне Массандра таҗындагы энҗе бөртекләренә әйләндерә.