Товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүне кулланучылар - шәхси карарларга, шулай ук дәүләт дәрәҗәсендәге карарларга да йогынты ясый алырдай бик зур икътисадый катлау ул. Бүлекнең барлык тырышлыгы кулланучыбызның аңын үстерүгә, аны яклаулы итүгә юнәлдерелгән. Кулланучылар хокуклары өлкәсе гаять киң, аңа көнкүреш товарларын һәм хезмәтләр күрсәтүен ваклап сату-алу гына түгел, ә бәлки иминиятләштерү, кредитлау, торакны өлешкә кереп төзү өлкәләрендә һ.б килеп чыга торган мөнәсәбәтләр дә керә.
2015 елның 15 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Арча шәһәренең кием-салым базарында, халыкның хокукый аңын үстерү максатыннан чыгып, кулланучылар өчен консультация өстәле үткәрде.
Чара барышында кулланучылар еш мөрәҗәгать итә торган мәсьәләләр буенча, шул исәптән сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алыштыру (кире кайтару) сроклары һәм тәртибе, таләпләр кую сроклары, алыштырып яки кире кайтарып булмый торган азык-төлек булмаган товарлар исемлеге турында фикер алышу булды. Чарага җыелган халыкка сыйфатны тикшерү һәм экспертиза үткәрү тәртибе, экспертиза үткәрә торган оешмалар турында мәгълүматлар да ирештерелде.
Гражданнарның һәм базарда сәүдә итүче эшмәәкәрләрнең барлык сорауларына тулы җаваплар бирелде. Һәрбер конкрет очрак буенча, “Кулланучылар хокуларын яклау турында” РФ Законы һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә, гражданнарга үзләренең хокуклары һәм әлеге хокукларны тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.