Кризис шикаять язуга китергән

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Авылда ваклап сатуны оештыруның бер үзенчәлеге бар. Сәүдә предприятиесенең халыкны процентсыз-нисез генә кредитларга әзер булып торуы бу. Авыл хезмәтчәннәренең кереме аз булу, хезмәт хакын тоткарлау турыдан-туры сәүдә әйләнешенә дә йогынты ясый бит. Шуңа күрә сатучының керем алу урынына кешеләрнең бурычларын исәпкә алып бару журналын тутырып утыруы гаҗәп түгел. Авылда барысы да сатучының сатып алучыга һәм сатып алучының сатучыга ышануына корыла. Бурычка бирмәсәң, товар озак вакытлар буе кибет киштәсендә тузан җыеп ятачак ич.

Балтач районында яшәүчеләр саклау вакыты чыккан товарларның сатылуына зарланмый диярлек. Тик авыл кибетендә яраклылык срогы чыккан товарлар юк, дигән сүз түгел бу. Сатучыдан һаман саен бурычка алып торган халык саклау вакыты чыккан товар эләксә, зурга җибәреп, шикаять белән контрольлек органына юл тотмый, бәлки шыпырт кына кибеткә алып килеп, башкасына алыштыра яки терлеккә ашата. Сатучыны теге яки бу сәбәпләр аркасында шәхсән күрәалмаганда яки үзара тавыш чыкканда гына эш шикаятькә  барып җитә.

Әнә Балтач районы авылларының берсендәге Солнышко” кибетендә, халыкның зур суммада бурычы җыелу һәм “тере” акча җитмәү сәбәпле, товарларны бурычка бирүне чикләргә мәҗбүр булганнар. Бу хәлгә сатып алучыларның берсе нык үртәлеп,  кулланучылар хокукларын бозу турында шикаять язып җибәргән.

Бу хакта сатучылар планнан тыш тикшерү белән килгән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләренә  сөйләде. Тикшерү барышында кулланучы өчен мәгълүматлары булмаган һәм саклау сроклары чыккан  барлыгы 3937 сумлык товарның кибет киштәсендә искереп ятуы ачыкланды. Яраклылык вакыты чыккан товарлар исемлегенә кондитер әйберләре, балык ризыклары эләкте. Эш материалы  “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе территориаль органына карап тикшерүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International