«Автозапчасти» кибете хезмәткәрләрен өйрәттек

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

 Автомобильләргә ихтыяҗның үсүе үз чиратында машиналарның запас частьләрен сату белән шөгыльләнүче кибетләр һәм стационар булмаган сәүдә урыннары саны артуга китерде. Сатучыларның “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законында күрсәтелгән кулланучылар хокукларын үтәүгә кайвакыт бармак аша гына караулары аркасында кулланучылар хокукларын бозу очраклары да күбәйде. Автомобильнең  кайбер запас частьләре бик очсыз, шуңа күрә йөз-ике йөз сум өчен генә суд юлын таптамаячаклар, дип уйлап, сатучыларның кулланучылар хокукларын “кычкыртып” кысу очраклары да юк түгел. Әмма автомобильнең запас частьләре дә товар булып тора, шуңа күрә кулланучылар хокукларын яклау турында закон тәэсире аларга да кагыла. Әлеге хокукны тормышка ашыруга  карата ике як та – кулланучы да, сатучы да кызыксынулы булырга тиеш. Тик, ни кызганыч, автомобильнең запас частьләрен сатучылар арасында кулланучылар хокукларын яклау турында законда күрсәтелгән кулланучылар хокукларына кимсетеп караучылар һәм товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен тиешенчә белмәүчеләр дә байтак.

2015 елның 2 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, куллану базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Арча шәһәрендә хосусый эшмәкәр Д.Р.Ярмиевның «Автозапчасти»  кибете сатучыларының белемнәрен үстерде. Аларның игътибарына “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре һәм РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җиткерелде. Кибет хезмәткәрләренә яклар арасында низаг килеп чыкканда кулланучыларның хокуклары һәм сатучыларның бурычлары аңлатылды. Сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару; сыйфатлы яки сыйфатсыз товарны башкасына алыштыру; кулланучыларның касса чегын яки товар чегын югалтуы; кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары; товарда мәгълүматларның рус телендә күрсәтелүе турында сорауларга җаваплар бирелде.

Чарадан соң барча халыкка кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законны аңлаткан буклетлар һәм мәгълүмати белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International