Финанс хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә кулланучылар арасында үткәрелгән сорашып белешү нәтиҗәләре

2015 елның 14 июле, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре, “Россия Саклык банкы” бүлегендә финанс хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә халыкның хокукый белемнәре дәрәҗәсен ачыклау максатыннан чыгып, кулланучылар арасында анкета уздырды.

Сорашып белешүдә 74 респондент катнашты. Чара нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сорашып белешүдә катнашучыларның 92% ы банк хезмәтләре күрсәтүдән файдаланып килә, 76% ы кредитлар алган (шулардан 65% ы  - куллану кредиты, 23% ы – ипотека кредиты,  12% ы – автокредит).

Күпчелек очракларда респондентлар хезмәт күрсәтүеннән элек тә файдаланган  банкны (44% ы), таныш-белешләреннән яки хезмәттәшләреннән үзләренә кирәкле мәгълүматлар ишеткәннән соң (25% ы), реклама караганнан соң (5% ы) теге яки бу банкны сайлап алганлыкларын күрсәткән. Аларның күпчелеге (96% ы) кредитның тулы бәясе турында алдан ук белеп торганлыкларын билгеләп үткән. Кулланучыларның нибары 4% ы гына куллану кредитлары бирү өлкәсендә бәхәсләрне хәл кылу өчен судка мөрәҗәгать иткән.

Сорашып белешүдә катнашкан барлык гражданнарга «Новое в потребительском кредитовании» дигән белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International