Кибетләрдә яраклылык срогы чыккан яки җитештерү вакыты күрсәтелмәгән (шуның аркасында товарның саклау срогын белеп булмый) ризыкларга тап булу очраклары аз түгел. Сатучыларның, товар этикеткасын алыштырып, турыдан-туры закон бозу очраклары да әледән-әле ачыкланып торгалый. Шуңа күрә товар этикеткасындагы мәгълүматларны игътибар белән укып чыгарга, мөмкин булганда – җитештерү төрелмәсендәге мәгълүматларны да карарга кирәк.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Түбән Мактама бистәсендәге «Продукты» кибетендә яраклылык срогы турында мәгълүматлары күрсәтелмәгән барлыгы 3671,32 сумлык азык-төлекнең сатуда искереп ятуын билгеләде.
Шул сәбәпле Әлмәт территориаль органы сатып алучылар игътибарына шуны җиткерергә тели: сыр, колбаса, ит ярымфабрикатлары һәм, гомумән, тиз бозыла торган теләсә кайсы продукт сатып алучыларның күз алдында (супермаркетларда, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибетләрендә) төрелмәгән очракта, куллану төрелмәсендә яки аңа ябыштырылган этикеткада күрсәтелергә тиеш:
- ризык атамасы;
- җитештерү датасы;
- яраклылык срогы;
- саклау шартлары.
Калган мәгълүматлар кулланучыларга теләсә нинди ысул белән (куллану төрелмәсендә, этикеткасында, төрелмәгә кушып бирелгән кәгазьдә) җиткерелергә мөмкин.
Яраклылык вакыты чикләнгән ризыклар (мәсәлән, сыр, эремчек) төрелмәсендә җитештерелү елы, ае, көне һәм яраклылык срогы күрсәтелә. Ә инде тиз бозыла торган ризыклар, әйтик, салат, паштет һәм кулинария ризыклары төрелмәсендә, ае һәм көненнән тыш, җитештерелү сәгате дә күрсәтелә.
Шуның белән бергә, “саклау срогы” һәм “яраклылык срогы” төшенчәләренең бер үк нәрсәне аңлатмауларын да өстәмә аңлатып китмәкче булдык.
Саклау срогы – азык-төлекнең сыйфатлы килеш саклану вакыты, бу срокның чыгу датасы рәвешендә күрсәтелергә мөмкин. Яраклылык срогы – азык-төлекнең сәламәтлек өчен куркыныч тудырмаган саклау вакыты яки бу срокның чыгу датасы. Кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә, яраклылык срогы - шундый чор ки, бу чор беткәннән соң товар үзенең билгеләнеше буенча файдалануга яраксыз булып санала.
Яраклылык срогы чыккач, азык-төлекне - ашау, даруларны – эчү, куллану тыела дип санала.
Әлмәт территориаль органы шуны тагын бер кат исегезгә төшерә: билгеләнгән яраклылык срогы чыкканнан соң товарны сату, шулай ук яраклылык срогы күрсәтелергә тиеш булып та күрсәтелмәгән товарны сату тыела.