“Радуга” сәүдә үзәгендә кулланучылар һәм эшмәкәрләр өчен “Түгәрәк өстәл” үткәрелде

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Кешенең күпчелек ихтыяҗы товарлар сатып алу, ягъни сәүдә ярдәмендә канәгатьләндерелә. Кулланучы товар һәм аның җитештерүчесе турында, товарның сыйфатлы, сәламәтлеге өчен зыянсыз булуы турында дөрес мәгълүмат  җиткерелүенә, шул исәптән суд органнарында да үз мәнфәгатьләрен яклый алуына инанган булырга тиеш.

Шуны истә тотып, 2015 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре “Радуга” Сәүдә үзәгендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге закон таләпләрен һәм Сәүдә кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча бушлай консультация ярдәме күрсәтү ягыннан кулланучыларга һәм эшмәкәрләргә “Түгәрәк өстәл” оештырды.

Кулланучыларга, шулай ук сатучылар һәм хосусый эшмәкәрләргә сыйфатсыз товарлар сату һәм сатып алу, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтү һәм эшләр башкаруга бәйле теге яки бу хәлләрдән чыгу юлын эзләп табуда ярдәм ителде. Бүлекнең эш тәҗрибәсе мисалларында сатучы белән кулланучы арасында килеп чыгучы төрле хәлләр, бәхәсле мәсьәләләр аңлатылды.

Түгәрәк өстәл” барышында барлыгы 12 гражданинга консультация бирелде. Мөрәҗәгать иткән барча кешегә гамәлдәге законнар нигезендә тәфсилле аңлатмалар бирелде. Ә инде мөрәҗәгатьләре карап тикшерүне таләп иткән гражданнар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә шәхсән кабул итүгә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International