Юридик факультет студентларын алдый алмассың!

2015 елның 18 сентябре, җомга

Чаллы территориаль органына 4 сентябрь көнне автомобиль төзүчеләр шәһәренең иң зур җәмәгать туклануы оешмаларыннан берсе – «Boy’s & girl’s» кафесында ашап чыккан КФУ юридик факультетының 2 нче курс студентлары мөрәҗәгать итте. Баксаң, алар ишектә, пицца бәясе – 159 сум, дигән алтактаны күргәч, ризыкның очсызлыгына кызыгып, нәкъ менә шушы кафега керергә булган икән.

“Официант счет китергәч, гаҗәпкә калдык. Ризык бәясе нигәдер 201 сумга җиткән! Бу хакта официантка сүз каткач, “акция бетте инде” дигән сүзләрдән башканы ишетмәдек. Тик алтактада “акция бара” дип тә, “акция  бетте”дип тә язылмаган бит. Кафе ишегендәге алтакта Гражданлык кодексы таләпләренә җавап бирергә тиеш, ул “публичная оферта” булып тора бит”, – дип кызып-кызып сөйләде белгечләребезгә студентлар.

Бу хәлдән соң эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кафега килеп, оешманың идарәчесе һәм хезмәткәрләре белән аңлату эше үткәрде. Чара барышында аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп статьялары турында сөйләп үтелде.

Шулай итеп, «Boy’s & girl’s» кафесы администрациясе үзләренең хатасын танып, студентларның таләпләрен канәгатьләндерергә мәҗбүр булды: тиешледән артык түләнелгән акчаларын кире кайтарып, алардан гафу үтенде.

Юридик белемнәрне әле үзләштерә генә башлаган яшь буынның, тартынып тормыйча, законлы хокукларын даулавы, әлбәттә инде, күңелләребездә канәгатьлек хисләре тудырмыйча калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International