Үлемгә дә китерү ихтималы булган бер йотым энергия. Быелның сентябрендә аз хәмерле энергетик эчемлекләр Казанның кибет киштәләреннән юкка чыгарга тиеш иде. Татарстан Дәүләт Советы инде җәй көне үк мондый эчемлекләрне тыю турында закон кабул итте. Әмма аларны кайбер кибет киштәләрендә әле дә күрергә була. Республиканың хәмер базарында энергетиклар күләме күп түгел – нибары 1 процент тәшкил итә. Тик аларга ихтыяҗ бар. Хәтәр катнашманы яшьләр клубларда, төрле күңел ачулар вакытында эчә. Алар бер банкага гаять зур микъдарда кофеин һәм этил спирты тутырылган агу эчүләрен башларына да китерми хәтта. Бүген Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре энергетикларның - кулланучылар сәламәтлегенә, ә сатучыларга – аларны сатуның ни дәрәҗәдә куркыныч белән янавы турында сөйләде. Теманы Наталия Белкина дәвам итә.
Хәмер һәм энергия. Мондый эчемлекләрне җитештерүчеләр, бер банка көне буена җитәрлек көч-дәрт бирә, дип тәкрарлый. Әмма бу энергия организмны “ашый”. Энергетикларны башлыча үз башларына маҗара эзләүче яшьләр үз итә.
Моның ише эчемлекләрнең зарары турында күп сөйләнелә, әмма шуның кадәр кирәкле әйбергә өйрәтүне колакларына элмәүчеләр дә җитәрлек. Аның составында этил спирты белән кушылган Менделев таблицасындагы бөтен матдәләр диярлек булсын әле! Белгечләр раславынча, этил спиртының да иң сыйфатсызы кулланыла.
Мондый коктейль - әкрен генә хәрәкәткә китерелә торган “бомба”га тиң. Кечкенә генә банка 4 чынаяк кофега тигез булган кофеин микъдарыннан һәм 50 миллиграмм аракыдан тора. Әлеге хәтәр катнашма баш миен, йөрәкне эштән чыгара, организмда матдәләр алмашын боза.
Эчемлек составында, кофеин һәм тауриннан тыш, "л карнитин", глюкоза, "ниацид " булырга мөмкин. Бу матдәләр организмга коточкыч “йөк” булып төшә. Энергия дозасының чамасын белмәгәннәр еш кына наркологлар карамагына эләгә.
Әлеге эчемлеккә башлыча яшьләр кызыга. Коктейльне алар, көч-энергияләрен төне буена җиткерү өчен, төнге клубларда, күңел ачу чараларында чөмерә. Шулай итеп, әкрен генә аңа ияләшү һәм бәйлелек барлыкка килә. Медиклар гына түгел, республика Хөкүмәте дә чаң суга. Мондый гадәтнең бик куркыныч булуын аңлаган хәлдә, инде апрель аеннан ук Татарстан территориясенә хәмер энергетикларын кертү тыелды. Ә инде сентябрьдән алар кибет киштәләреннән юкка чыгарга тиеш иде.
Әмма хәтәр эчемлекләр әле һаман да киштәләрдә “кукраеп” утыруларын дәвам итә. Без шәһәр үзәгендәге бер кибеткә керәсе иттек. Анда безгә бернидән шикләнмичә кофеинлы коктейль сатып җибәрделәр.
Закон сүзенә колак салырга теләмәгән эшмәкәрләргә штраф салачаклар. Вазыйфаи затларга – 10 мең сумга, юридик затларга – 50 мең сумга кадәр. Дәүләт алкоголь инспекциясе сәүдә нокталарына рейдларын дәвам итә һәм яхшы вакытта кибет киштәләреннән хәтәр эчемлекләрне алып куярга куша.