Акыллы кулланучы тәрбиялибез

2015 елның 16 октябре, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары хезмәткәрләре һәрдаим халыкка үзләренең хокукларын һәм бурычларын аңлату белән мәшгуль.

Безнең уртак бурыч – кулланучыларны сатучылар, товар җитештерүчеләр һәм эш башкаручылар белән үзара мөнәсәбәтләрен дөрес корырга өйрәтү, низаг-җәнҗалдан  килешүле мөнәсәбәтләргә күчәргә ярдәм итү.

Теге яки бу эшне судка кадәр тикшерү – кулланучыларга үз хокукларын билгеләүдә, хокукларының, чыннан да, санга сугылмаганмы икәнлеген ачыклауда иң кыска юл. Безнең бурыч  - кешеләргә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табыш бирү.

Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасы кысаларында кулланучылар хокукларын яклау буенча профилактика максатында актив эш алып барыла. Укыту-өйрәтү характерындагы чараларда катнашучы халык, мәктәп укучылары аларга карата бик зур кызыксыну күрсәтә.

Территориаль орган хезмәткәрләре, лекцияләр һәм семинарлардан тыш, күп катлы йорт ишегалларында һәм халык күп җыела торган урыннарда практик дәресләр дә үткәрә әле. Быел хәтта футбол кырында һәм “Хокукый китапханә” дигән зур сәүдә йорты янында да чаралар уздырылды.

Үткәрелеп килә торган чараларга анализ күзлегеннән караганда, шуны билгеләп үтәргә кирәк: “Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча йомгаклау материаллары” дигән мәгълүмати бюллетень халыкта бигрәк тә зур кызыксыну тудыра. Чөнки халыкта ихтыяҗ иң зур булган азык-төлек товарларына тикшеренүләр уздыру нәтиҗәләре бит бу.

 Гражданнарның ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән белешмәлекләрне дә бик кызыксынып өйрәнүләрен искәртеп үтик. Кагыйдә буларак, Әлмәт территориаль органына бозыласы - бозылган, өйрәнеләсе – өйрәнелмәгән, имзаланырга тиешле булмаганы – имзаланган бер мәлдә мөрәҗәгать ителә. Территориаль орган хезмәткәрләре, менә шуларны булдырмас өчен, халык юридик яктан аңлырак булсын өчен, чаралар үткәргәндә кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшә дә инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International