- Шәһәребездәге супермаркетларның берсендә торт сатып алдым, дип сөйләп торды беркөнне танышым. - Киштәдә күрсәтелгән бәясе – 209 сум. Әмма касса янында, 216 сум тора ул, дигәннәрен ишетеп, гаҗәпкә калдым. Киштәдә алай күрсәтелмәгән бит, дип, карышырга маташтым, әмма кассир мин әйткәннәрне ишетергә дә теләмәде. “Кассада шулай чыга, 216 булгач 216 инде”, - дип кенә җибәрде. Ашыгуым сәбәпле, ул әйткән сумманы түләргә туры килде. Шушы очрактан соң мине “алдаган” бу кибетне урап узарга тырышам. Әле ярый шәһәребездә кибетләр күп.
Шәхсән мин үзем кибетләрдә үткәрелә торган акцияләргә шикләнеп карыйм. Сәүдә үзәкләренең берсендә товар сатып алганнан соң миңа, бездә - акция, дип, 150 сумга купон бирделәр. Купонда, акциянең гамәлдә булу вакыты - 20 октябрьгә кадәр, дип күрсәтелгән. Әмма ни гаҗәп, акция инде ай башында ук тәмамланган булып чыкты. Шулай итеп, теге танышым кебек, минем дә бу кибеткә ышанычым югалды.
- Йөзү өчен эшләнгән башлыкта: 299 сум, дип язылган иде. Әмма касса янында аның 330 сум торуы беленде. Хаклы булуымны раслый башлагач, мәсьәләне ачыклау өчен касса янына җаваплы кешеләр җыелды. Тик, ни гаҗәп: башлык бәясе тагын да кыйммәтрәк - 331 сум булып чыкты. Нишләтәсең, алырга туры килде, балага кирәк бит. Өйгә кайткач, бәя белешмәлеге астындагы кәгазьдә, 199 сум, дигән язуны (моннан өч ай элегрәк язылган) күрдем. Өч ай эчендә аның бәясе шуның кадәр күтәрелүен һич аңлап булмый... - дип сөйләгән иде хезмәттәшем.
Кызык, ә кулланучылардан мондый шикаятьләр алынамы икән? Бу сорауга җавап бирүен сорап, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Лилия Мурзинага мөрәҗәгать итәргә булдым. Аның әйтүенчә, тугыз ай эчендә Азнакайда яшәүчеләрдән 265 мөрәҗәгать кергән. Шуның 11е – язмача, 48 проценты сәүдә өлкәсенә карый. Мөрәҗәгать итүчеләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,4 процентка арткан.
- Мөрәҗәгать итүләрнең төп сәбәбе сыйфатсыз товарлар сатуга бәйле. Мөрәҗәгатьләрнең 20 проценты техник яктан катлаулы товарларның, 12,6 проценты – кием-салымның, 11,4 проценты – элемтә чараларының, 7,5 проценты – мебель, 6,7 проценты – аяк киеменең сыйфатсыз булуы турында. Шулай ук башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәт) сыйфатсыз булып чыгуына карата шикаятьләр дә бар. Безгә товар турында дөрес булмаган, тулы булмаган мәгълүматлар күрсәтү фактлары турында да хәбәр иткәлиләр.
Кулланучыларның дәгъваларын карап тикшерү сроклары бозылмаска тиеш. Кибетләр, кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарткан өчен җавап бирә, - диде ул.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозу очракларына тап булсагыз, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Азнакай районындагы территориаль бүлегенә (адресы: Азнакай шәһәре, Нефтьчеләр урамы, 23 а йорт) бүлегенә яки 7-05-07 телефоны аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Инспекция белгечләре, кулланучылар хокукларын яклау максатыннан чыгып, базарларда, кибетләрдә 53 тапкыр дежур тору, консультация өстәлләре оештырган. Биредә теге яки бу низаглы хәлләр тикшерелеп, аларны хәл кылу юллары күрсәтелгән, кулланучыларга үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелгән. Моннан тыш кулланучыларга хезмәт күрсәтү турында эшмәкәрләр белән киңәшмәләр, семинарлар, лекцияләр үткәрелә, “Түгәрәк өстәл”ләр оештырыла. Быел гына да шундый 29 чара уздырылган инде. Һичшиксез, аларның әһәмияте зур, нәтиҗәләре дә бар. Тик, ни кызганыч, күпләр, мәсьәләнең асылына төшәргә иренеп, нәрсәгә вакыт уздырып йөрергә соң, дип, барысына да кул селтәүне хуп күрә.
Язмамда соңгы ноктаны куйганчы, төшке аш вакытында бер кибеткә кереп чыгасы иттем. Биредә ачуы йөзенә чыккан бер кызның: “Бу товарга берничә көн элек заказ биргән идем бит. Ничек инде аны кемгәдер сатып җибәрдегез? Гомеремдә бер тапкыр гына кияүгә чыгам ич мин...”- дип сатучыга үпкә белдереп торуын күрдем. Инде туйга кадәр үк кәләшнең нервысында уйнарга булганнар, димәк. Кызганыч...