2015 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И. Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина, халыкның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү, куллану базарында хокук бозуларны кисәтү, кулланучылар хокукларын яклауның нәтиҗәле системасын булдыру максатыннан чыгып, Арча муниципаль районы Ташкичү авыл җирлегенең Ашытбаш авылында һәм Әтнә муниципаль районы Өҗем авыл җирлегенең Ташчишмә авылында гражданнарны күчмә кабул итүләр үткәрде. Авыл халкы кабул итүләр барышында кулланучылар буларак хокукларын яклауга бәйле сорауларын бирде. Күчмә кабул итүләр барышында кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы төрле мәсьәләләр, аерым алганда, товарны ремонтлау, сыйфатсыз товарны кире кайтару сроклары, сыйфатсыз парикмахер хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча барлыгы 11 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнарның барлык сорауларына, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезләмәләренә туры китереп, тәфсилле тулы җаваплар бирелде. Гражданнарны кабул итү төгәлләнгәннән соң авыл җирлекләре хезмәткәрләре өчен семинарлар үткәрелде. Җанлы әңгәмә рәвешендә үткәрелгән чараларда кулланучылар хокукларын яклау турында законның төп нормалары аңлатылды.
Шул ук көнне Әтнә районының “Затлы” сәүдә йорты” ҖЧҖнең «Затлы» сәүдә объектларында (көнкүреш кирәк-яраклары сатыла) һәм хосусый эшмәкәр Г.И. Садыйкованың сәүдә объектларында (хуҗалык товарлары сатыла) эшмәкәрләр һәм сатучылар өчен семинарлар үткәрелде. Семинарга җыелган халыкка, куллану базарында хокук бозуларны кисәтү һәм товарларның, кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен, куллану базарындагы, шул исәптән хәмер продукциясе әйләнеше өлкәсендәге эшчәнлекне җайга салучы гамәлдәге законнарны аңлату әлеге чараның төп максатына әйләнде. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең, Кулланучылар хокукларын яклау турында Законның, хуҗалык итүче субъектларга тикшерүләр үткәрүне җайга салучы законнарның төп нигезләмәләре игътибар үзәгенә алынды.
Кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасына, сатудагы товарларның ярлыклары һәм төрелмәләрендә кирәкле һәм дөрес мәгълүматларны күрсәтү зарурилыгына аерым игътибар ителде. Тикшерүләр барышында иң еш очрый торган закон бозу очраклары һәм аларга юл куймау ысуллары каралды. Сатып алучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен эшләү һәм урнаштыру кагыйдәләре аңлатылды.
Барлык чараларда кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлар тупланган буклетлар һәм «Пульс» газетасының чираттагы саны өләшенде. Чарада катнашучылар кызыклы очрашу өчен рәхмәт сүзләре ирештерде.