ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тәкъдим итә: роллы турында онытып, өчпочмакка күч!

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Казан суши-барларында сатып алынган роллыларны тикшергәннән соң, бу ризыкның 80 проценттан артыграгы сәламәтлек өчен зыянлы бактерияләр белән зарарланган, дигән фикергә килде. Ә менә өчпочмакларны курыкмыйча ашарга була. Дөрес, белгечләр әйтүенчә, аларның эчлеге кирәгеннән артык күп салына икән.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, журналистлар алдында дегустация уздыру өчен, илле порция роллы, алтмыш төрдәге салат, утыз каймак һәм бер өем өчпочмаклар сатып алган. Дөрес, комиссия әгъзаларына бу муллыктан бер өлешенең генә тәмен татып карарга насыйп булды: ризыкларның байтагы инде лаборатория сынаулары стадиясендә үк яраксызга чыгарылган.

Шулай итеп, роллының 82 проценты йә эчәк таякчыгы белән, йә алтынсу стафилоккок белән, йә икесе белән дә зарарланган булып чыккан. Дөресен әйтик, шактый ук куркыныч сан бу. Казанда яшәүчеләрне мөкиббән китергән «филадельфия», «калифорния» и башка «унаги маки»ларның ярым легаль эшли торган юк-бар сушилардан түгел, ә, әйтик, “Кольцо” сәүдә-күңел ачы комплексындагы KIKU суши-барыннан, «Японка», «Окинава», «Два берега»  һәм «Сушилар» кебек киң реклама “теленнән” төшми торган роллы китерү хезмәтләреннән сатып алынуын истә тотканда, бигрәк тә.

Өстенә майонездан  ясалган хикмәтле борма-сырмалары белән үзләренә җәлеп итеп торган әзер салатлар белән дә шул ук хәл – лаборатория анализларыннан күренгәнчә, Казан сәүдә челтәрләреннән сатып алынган салатларның 68 проценты микробиологик күрсәткечләре буенча тиешле таләпләргә туры килмәгән: әлеге әзер ризыкларда теге эчәк таякчыгы, алтынсу стафилококк һәм хәтта күгәрек табылган. Җитмәсә әле консервантларының “мыжгып” торуы да ачыкланган. Шуңа күрә «Перекресток», «Эдельвейс», «Бәхетле», «Ашан» яки «Долина изобилия» дән (инспекция хезмәткәрләре тикшеренүләр үткәрү өчен салкын кабымлыкларны шушы сәүдә челтәрләреннән сатып алган), әйтик, “тунлы”селедка алырга карар итсәгез, башта, кирәкме соң бу миңа, юкмы, дип, утырып уйлагыз...

Дегустация өчен сатып алынган каймак та белгечләрне сөендермәгән: лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча үрнәкләрнең өчтән бер өлеше диярлек, составында үсемлек майлары табылганлыктан, фальсификат, дип танылган. Мисалга, болар – “бай” атамалы «Царь-крынка» (Мәскәүнең «Молочное дело» ҖЧҖ җитештергән), Самарада җитештерелгән «Пестравка», Ульяновскида эшләп чыгарылган «Кошкинское. Выбор хозяйки», Түбән Новгородның «Сытый кот»ы һәм Башкортстан «Благода»сы. Нәтиҗәдә өстәлгә, дөресрәге, комиссия әгъзалары игътибарына, каймак продукты, дип түгел, ә чын мәгънәсендә, каймак, дип атап булган әче сөт ризыкларының нибары ун үрнәге генә килеп ирешкән.

Дегустаторлар (алар арасында “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе вәкилләре дә, җитештерүчеләр дә бар иде) бер сәгать буе тәме, төсе һәм куелыгы буенча төрле каймакларны бәяләде. Нәтиҗәдә Зеленодол сөт эшкәртү комбинаты җитештерә торган «Очень важная корова» каймагы беренче урынга чыкты. «Воронежский» сөт комбинатының «Вкуснотеево» каймагы рейтинг лидерыннан азга гына калышып, икенче урыны алды. Өченче урында – «Просто молоко» идарәче компаниясенең Казан сөт комбинаты каймагы.  Әйтергә кирәк, лидер-ризыклар “өчлеге”ндә Татарстанныкы булмаган продуктны күрү  – бик әһәмиятле вакыйга, чөнки Дәүләт алкоголь инспекциясендә үткәрелә торган дегустацияләрдә гадәттә җирле җитештерүчеләр барлык призлы урыннарны алып килә.

Роллы һәм салатлар дегустациягә кертелмәгәнлектән, комиссия әгъзаларына төп ризык сыйфатында өчпочмаклар тәкъдим ителде. Шулай итеп, аларга Казанда пешерелә торган, өстәвенә әле Татарстанның кулинария бренды дип санала торган өчпочмакларның сыйфатын бәяләргә туры килде. Әлеге милли камыр ризыгы җиде җитештерүчедән сатып алынган. Ни гаҗәп: аларның барысының да эчлекне кирәгеннән артык салуы (нормасы – ризыкның гомуми массасыннан 35 процент) билгеләнде.

Эксперт комиссиясе барлык өчпочмакларны да җентекләп карап, тәмен татыганнан соң «Покровские пекарни» кафе-пекарнялар челтәрендә пешерелә торган өчпочмакларны, барлык таләпләргә туры килә торган иң тәмлесе, дип тапты. Бу өчпочмакларның кырыйлары матур, тигез итеп бөрелгән, эчлек өчен бәрәңгесе уртача зурлыктагы шакмаклар ясап бик матур итеп туралган, ите дә туралган, суганы, тозы һәм тәмләткечләре җитәрлек күләмдә салынган (артыгы да салынмаган), тышы юка һәм әйбәт пешкән.

«Катык» кулинариясе өчпочмаклары – икенче, “Бәхетле”неке – өченче урынны алды. Сүз уңаеннан, “Бәхетле” компаниясе вәкилләренең “бронза”га бик көенүләрен, бу өчпочмак безнеке түгел, дип, дегустация нәтиҗәләренә канәгатьсезлек белдерүләрен дә әйтеп үтик. Без дөньяга мондый тәмсез әйбер чыгара алмыйбыз, янәсе, дип... Әмма чыгаралар икән шул. Дөресе шулай булгач, берни эшләтер хәлең юк...

Ни гаҗәп, Бауман урамындагы “Чәй йорты” өчпочмаклары бөтенләй дә “турнир” табиицасының иң түбәнге өлешенә төшеп “кунаклады”. Казанда иң тәмле өчпочмакларның нәкъ менә биредә пешерелүе турында фикерне үзгәртергә кирәк, димәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International