Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегеннән, карап тикшерү һәм карар кабул итү өчен, уртак тикшерү материалы алынды.
27 октябрь көнне мобиль төркемнең эш барышында Чистопольские Выселки авылындагы «У Берёзки» кибете киштәләрендә яраклылык срогы чыккан яртышар литрлы 9 шешә «Джин-тоник» аз хәмерле газлы эчемлеге табылган. Сатучы әйтүенчә, кибет хезмәткәрләре хәмер продукциясенең яраклылык срогын карарга оныткан. Әмма дңин-тоникның яраклылык вакыты бүген яки кичә генә түгел, ә инде 2015 елның икенче сентябрендә үк чыккан бит! Ягъни сыйфатсыз хәмер продукциясе ике ай дәвамында диярлек кибет киштәсендә тузан җыеп яткан. Сатудан алынган хәмернең гомуми бәясе 765 сум тәшкил иткән.
Хәзер яраклылык срогы чыккан алкогольле продукция сату факты буенча административ тикшерү алып барыла.