Әлмәттә легаль булмаган хәмер сату очракларын ачыклау эше алып барыла

2015 елның 13 ноябре, җомга

Статистика мәгълүматларыннан хет утырып ела!.. Ел башыннан бирле полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшерүләр барышында 24 мең литр күләмендә алкогольле продукция хуҗаларыннан алынган. Узган елдагыдан өч тапкырга күбрәк бу. Мондый хәмер  ГОСТ таләпләренә туры килми һәм сәламәтлеккә җитди зыян китерү куркынычы белән яный.  Хәер, сыйфатсыз хәмер куллану сәламәтлеккә зыян белән генә түгел, үлем-китем белән дә яный. Соңгы 10 айда Әлмәттә 39 кеше легаль булмаган хәмердән агуланган, шуларның 20 се якты дөнья белән хушлашкан. Шәһәребездә законсыз сатыла торган хәмернең төп өлеше Казахстаннан китерелә. Мәгълүм булганча, Россия белән әлеге республика арасында таможня пошлинасы билгеләнмәгән, шуңа күрә Казахстаннан теләсә нәрсәне җаның күпме тели – шуның кадәр алып кайтырга була. Хосусый эшмәкәрләр бу мөмкинлектән сәүдә өчен файдалана...

Илебезгә хәмернең ташкын булып агуыннан әлләни зыян юк үзе. Тик менә ул ГОСТ таләпләренә туры килми бит. Ә иң куркынычы – Казахстан аракысында агулы матдәләр “мыжгып” тора. 2016 елның 1 гыйнварыннан илебездә бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы (кыскартып әйткәндә -  ЕГАИС) гамәлгә кертелә. Бөтен Россия күләмендә алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмнәре учетын алып бару өчен билгеләнгән дәүләт программасы бу. Әлеге система:

- контрафакт күләмен киметү;

- алкогольле продукция әйләнешен контрольдә тоту;

- чит илдән алкоголь кертүнең учетын алып бару өчен кирәк.

 Әлегә ЕГАИС ваклап сату өлкәсе вәкилләре өчен тест режимында эшли, әмма инде киләсе ел башыннан ук аларның барысы да шушы системаны урнаштырырга тиеш. Хәмер сату әлегә  ЕГАИС системасына тоташмаган килеш кенә хәл ителә. Әмма закон тулысынча үз көченә кергәч, хәмерне  системага тоташмыйча гына сату законсыз  булып танылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International