Сыйфат көнендә әлмәтлеләргә товар һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатына шикаять белән кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге аңлатылды

2015 елның 13 ноябре, җомга

12 октябрьдә Россиядә “Бөтендөнья сыйфат көне” билгеләп үтелде. Бу җәһәттән Әлмәтнең сәүдә үзәкләрендә акция булып узды. Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгечләре сатып алучыларга файдалы киңәшләр урын алган брошюралар гына өләшеп калмады, бәлки сыйфатсыз көнкүреш техникасы яки саклау срогы чыккан ризыклар сатып алырга туры килгәндә нәрсәләр эшләргә кирәклеген дә аңлатты.

Лилия Мельникова – бик игътибарлы сатып алучы. Кибет киштәсе янында шактый вакытын уздырса-уздыра, әмма сыйфатлы товар сатып алмыйча китми. Шулай булмыйни, бу яшь ханым үзенеке өчен генә түгел, карынында йөрткән нәни кызчыгының  сәламәтлеге өчен дә җавап бирә бит.

– Хөзер инде икәү без. Шуңа күрә ризыкларны бик игътибар белән сайлап алырга тырышам. Яраклылык срокларын карыйм. ГМО булмасын тагы, дип, составын да бик җентекләп укыйм,  – ди сатып алучы Лилия ханым.

Әлеге булачак ананың Бөтендөнья сыйфат көнендә Әлмәтнең сәүдә үзәкләрендә үткәрелгән акциядә катнашуын әйтеп үтик. Бөтендөнья сыйфат көненә килгәндә, Россиядә ул ел саен ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә уздырыла. Бу көнне Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре шәһәребездә яшәүчеләргә ялгыш кына саклау вакыты узган ризык, сыйфатсыз көнкүреш техникасы яки йорт җиһазы сатып алганда яисә парикмахер салонында чәч кистерү уңышлы булып чыкмаганда нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатты.

Ел башыннан бирле гражданнарыбыздан алынган 3 меңгә якын мөрәҗәгатьне карап тикшердек, аларның 44 проценты –  сыйфатсыз товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүгә бәйле. Сатудагы сөт ризыкларының сыйфаты зур борчу тудыра. Ит ризыкларына, балыкка карата да сорауларыбыз бар, – ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова.

Чыннан да, супермаркетларда сыйфатсыз товар аз түгел. Аның күләме узган елдагы белән чагыштырганда ике тапкырга арткан, штрафлар күләме өч йөз сиксән мең сумнан артып киткән. Шуңа күрә килеп туган әнә шундый шартларда сәүдә үзәкләрендә ризыкларны бик игътибар белән, җентекләп сайлап алырга кирәк.

– Сөт ризыкларын сатып алганда, иң беренче чиратта җитештерү датасына һәм сату срокларына (бу мәгълүматлар ризык төрелмәсе тышына яки капкачына язып куела) игътибар итәргә кирәк. Моннан тыш ризыкның составы, җитештерүчесе, азык кыйммәте турында мәгълүматлар да күрсәтелгән булырга тиеш, – ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Алина Виноградова.

Саклау вакыты чыккан яки сыйфатсыз ризыкны чүплек савытына ыргытырга ашыкмагыз. Товарны супермаркетка кире тапшырырга кирәк (чегы белән булса – тагын да әйбәтрәк, әмма сатучылар мондый товарны чексыз гына да алып калырга тиеш). Тик сатып алучыларыбызның күбесе тавыш куптарырга теләми. Хәер, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белмәүчеләр дә аз түгел.

– Сыйфатсыз йогырт алганмын. Ачып җибәрсәм, ни күрим. ризыкның өсте яшел күгәрек белән капланган! Яраклылык срогы да чыкмаган ризык бит! Кая мөрәҗәгать итәсен белмәдем. Яшьлегем, тәҗрибәсезлегем аркасындадыр инде, – ди сатып алучы Вероника Смирнова.

Сыйфатсыз яки яраксыз (брак) товарны игътибарсыз калдырырга ярамый. Очсызлы йогыртны чүплек савытына тондыру – бер хәл, ә кыйммәтле көнкүреш техникасы ватылып китсә?.. Закон буенча хаклы булмасалар да, кибетләрнең кайсыберләре сатып алучы белән аңлашырга атлыгып тормый ләбаса.

Бу очракта ышанычлары акланмаган сатып алучыларга Дәүләт алкоголь инспекциясе (Гафиятуллин ур., 26 й.) белгечләре ярдәмгә килергә әзер. 22-21-44 телефоны аша да мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International