ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы кулланучыларны гына түгел, эшмәкәрләрне дә хокукый яктан агартуга үзеннән саллы өлеш кертеп килә. Территориаль орган хезмәткәрләре сыйфат атнасы кысаларында музыка көллиятендә һәм №1 музыка мәктәбендә кулланучылар өчен лекция-семинарлар, шулай ук зур сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре өчен укыту-өйрәтү характерындагы семинарлар үткәрде. Мондый семинарлар уздыру – көн кадагына суга торган бик мөһим бурыч. Музыка мәктәбе укытучысы да бу җәһәттән: “Чынбарлыкта кулланучылар хокукларын яклый торган, эшчәнлегеннән чыгып, килеп туган хәлләрне бик яхшы аңлый торган белгечләрне лекцияләр укуга җәлеп итү бик кирәк”, – искәртеп үтте әнә.
Анкета нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сорашып-белешүдә катнашучыларның күпчелеге – 83% ы кулланучылар хокукларын яклау турында законның (бу өлкәдәге мөнәсәбәтләрне хокукый яктан җайга салучы төп документ) гамәлдә булып килүен белә.
Икенче яктан, шактый ук күбесенең – 17% ының бу җәһәттән бер нәрсә дә белмәве һәм берни дә әйтә алмавы ачыкланды. Тик законның барлыгын белү генә кулланучының конкрет хокукларын белүне аңлатмый шул әле. Репондентларның дүрттән бер өлешенең үзләренә мәгълүм булган кулланучы хокукларын әйтә алмавы – моның ачык мисалы.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны һәм хокукларның санга сугылмавы очрагында тиешле гамәлләр кыла белү турында теманы дәвам итеп, кулланучы хокуклары бозылган очракта респондентларның нинди оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ни дәрәҗәдә белүләре (73% ы – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә, дип җавап бирде) турында да билгеләп үтәргә кирәк.
Хокуклары санга сугылмаган очракта респондентларның нинди гамәлләр кылырга икәнен белү-белмәве – аеруча мөһим. Законны һәм тиешле оешмалар атамасын белү – бер хәл, конкрет очракларда кулланучы буларак хокукларыңны яклау теләге дә кирәк. Анкета нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сорашып-белешүдә катнашучыларның 21% ы – гомумән бернинди дә гамәлләр кылмау ягында. Шул ук вакытта тиешле оешмалар турында белүнең дә үз хокукларыңны яклау өчен җитәрлек шарт булып тормавы: респондентларның 45%ының оешмаларга мөрәҗәгать итәчәге, 21% ының үз дәгъваларын сатучы һәм администраторга җиткерәчәге, 6% ының судка мөрәҗәгать итәчәге ачыкланды. 7% ы үзләренең ихтимал гамәлләренә карата фикерен анык кына әйтә алмады.
Гомумиләштерү рәвешендә респондентларга, һәр кулланучы да үзенең хокуклары турында белергә тиешме, тиеш булса – ни өчен, дигән сорау бирелде. Бу сорауга күпчелек, кулланучы буларак хокукларыңны килеп туган теге яки бу хәлләрдә аптырап калмас өчен, аларны яклый алу өчен белергә кирәк, дип җавап бирде. Тик әлеге сорауга да җавап бирергә авырыксынучылар (17%) табылды.
Моннан тыш сорашып-белешүдә катнашучыларның бәхәсле хәлләр килеп туганда товарга экспертиза үткәрү, товарны башкасына алыштыру буенча дәгъвалар һәм таләпләр кую сроклары һ.б. кебек кулланучы белән сатучы (җитештерүче, эш башкаручы) арасындагы мөнәсәбәтләрне норматив-хокукый җайга салу элементларын белеп бетермәве дә билгеләнде.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, яшьләр үзләренең хокукларын чынбарлыкта тормышка ашыра алсыннар өчен, югары һәм урта уку йортларында лекцияләр үткәрүне дәвам итәчәк. Мондый “ликбез” базар мөнәсәбәтләрен нәтиҗәле төстә үстерү өчен бик кирәк.
Территориаль орган хезмәткәрләренең бу мәсьәлә буенча бер үк вакытта хуҗалык итүче субъектлар арасында да анкета чарасын үткәрүен дә әйтеп үтик. Нәтиҗәсе – шундый ук. Хуҗалык итүче субъектлар кулланучылар хокукларын һәм үзләренең бурычларын начар белә.