2015 елның 12 ноябрендә дөньяның барлык илләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасында Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелде, ә инде 9 – 13 ноябрь көннәрендә Европа сыйфат атнасы узды.
Сыйфат проблемасы – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе.
Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, эшләнгән планы нигезендә, Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган чаралар уздырды.
Территориаль орган буенча кулланучылар өчен барлыгы 52 чара оештырылды. Болар – консультация өстәлләре, базарларда дежур торулар, өлкән буын кешеләре һәм мәктәп укучылары өчен куллану белемнәре дәресләре. Чараларда сорашып-белешүләр дә уздырылды, кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.
Үткәреләсе чаралар, Бөтендөнья сыйфат көне һәм Европа сыйфат атнасы турында шәһәр базарлары сатып алучыларына җирле радио аша хәбәр ителде.
2015 елда Европа сыйфат атнасында булган иң әһәмиятле вакыйгаларны искә төшерик:
– ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм “Роспотребнадзор”ның ТР буенча идарәсе җирле органы белгечләре “Тулпар” сәүдә йортында мебель сатучы эшмәкәрләр өчен “Белем сәгате” үткәрде;
– Чаллы шәһәр китапханәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча китапларның тематик күргәзмәсе оештырылды;
– «Просто молоко» ҖЧҖ, “Чаллы ите” ҖЧҖ, “Минзәлә икмәк заводы” ҖЧҖ предприятиеләре җитәкчеләре ярдәмендә предприятиеләр продукциясенә күргәзмә-тәкъдим итү оештырылды;
– Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр буларак «Новая Кама» басмасы укучылары белән “турыдан-туры элемтә” үткәрелде;
– территориаль орган белгечләре “Экспо-Кама” күргәзмә предприятиесе территориясендә “Һөнәрләр дөньясы. Мәгариф. Карьера–2015” 19 нчы Бөтенроссия махсус күргәзмәсе үткәрелгән бер мәлдә консультация пунктын оештырды;
– Алабуга районы Танай урта мәктәбендә “Яшь кулланучы мәктәбе” дигән күчмә дәрес уздырылды;
– Менделеев шәһәрендә башлангыч сыйныф укучылары белән «Шоколад -шоу» үткәрелде;
– Алабуга шәһәре балалар сәнгать мәктәбе укучылары арасында “Европа сыйфат атнасы” дигән темага рәсем бәйгесе узды;
– “ТИСБИ” идарә университеты”ның Чаллы филиалы студентлары – булачак юристлар белән очрашу үткәрелде.