“Тәҗрибә уртаклашабыз” дигән факультет проекты

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 19 ноябрендә Европа сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында “ТИСБИ” идарә университеты”ның Чаллы филиалы студентлары – булачак юристлар белән очрашу уздырылды.

Территориаль орган белгечләре “Тәҗрибә уртаклашабыз” дигән факультет проекты кысаларында студентларга ведомствоның оештырылу тарихы, аны үстерү этапларының үзенчәлекләре турында бик кызыклы итеп сөйләде.

“Куллану базарында закон бозуларны кисәтү” юнәлешенә аеруча җентекләп тукталып үтелде. Шуннан соң студентлар  әзерләгән сорауларга күчелде. Егет-кызларны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законга кертелгән соңгы үзгәрешләр, территориаль органның суд тәҗрибәсе, анда практика үтү мөмкинлеге һәм тагын бик күп мәсьәләләр кызыксындырды.

Чара азагында студентлар хозурына Чаллы территориаль органы эшчәнлеге турында фильм тәкъдим ителде. Шулай итеп, булачак юристлар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча белгечләребез белән турыдан-туры фикер алышу мөмкинлеге алды.

 Дәүләт хезмәткәрләре булачак юристлар белән тәҗрибә уртаклашып, инде өченче курста ук университетта алган белемнәрен хокукның кайсы өлкәсендә кулланырга җыенуларын төгәл генә билгеләргә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International