Җирле җитештерүчеләрнең товарларын таныту эше көчәйтелә

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы җирле җитештерүчеләрнең товарларын халыкка таныту эшен көчәйтүдә, халыкны мәгълүматлы итүдә актив катнашып килә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Бөтендөнья сыйфат атнасын үткәрү кысаларында, кулланучыларның барысының да “сәламәт” туклануга хокуклы  булуларыннан чыгып, “Азнакай икмәге” ҖЧҖдә (биредә икмәк, икмәк-күмәч ризыклары һәм кондитер әйберләре, токмачлар җитештерелә) булды.

Предприятиегә экскурсия барышында көндәшлеккә сәләтне арттыру ысуллары, шулай ук халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга массакүләм мәгълүмат чараларының йогынтысы буенча фикер алышу булды. Территориаль орган хезмәткәрләре производство эше, җитештерү процессы белән танышты. Очрашу барышында предприятие хезмәткәрләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International